Бала туу - зур шатлык

Павловка район үзәгендә яшәүче Хальметовлар гаиләсендә икенче бала - уллары туган.

Безнең илдә балалары булган гаиләләргә төрле социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Ульяновск өлкәсендә ата-аналарга бала тугач ук аеруча кирәк булган әйберләр комплекты - “Подарок новорожденному” дип аталган набор, “Семья” капиталына дәүләт сертификаты, балалар ризыгы юнәтү өчен азык-төлек картасы тапшырыла.

Шушы көннәрдә генә Павловка бистәсендә яшәүче Рөстәм һәм Гөлия Хальметовлар гаиләсенә сабый өчен бик тә кирәкле булган әйберләр комплекты һәм 50 мең сумлык дәүләт сертификаты тапшырылды. 2023 елның январенда әлеге гаиләдә икенче балалары - уллары Рәсүл дөньяга аваз салган. Кызлары Камилла да әти-әнисен уңышлары белән сөендерә. Хальметовлар гаиләсенә сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телибез!