Авылларда ФАПлар төзелә

Ульяновск өлкәсендә “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты атнасы бара. Әлеге проект безнең төбәктә ничек тормышка ашырыла соң?

* 2022 елда 514 врач һәм 786 шәфкать туташы - медсестра Ульяновск өлкәсе хастаханәләренә һәм поликлиникаларына эшкә урнашкан.

* Узган елда 48 врач һәм 26 медицина белгече “Земский врач” һәм “Земский фельдшер” дип аталган дәүләт программаларында катнашкан.

* Үткән елда 503000 ульяновскилы, шул исәптән 181000 бала поликлиникаларда диспансеризация һәм профилактик тикшеренү үткән.

* 2019 елдан бирле, ягъни соңгы 4 ел эчендә безнең төбәктә барлыгы 34 ФАП һәм гомуми практика врачының офисы төзелгән. Соңгы вакытта өлкәбезнең Татар Сайманы, Мөси, Урта Исәнтимер авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

* Ульяновск өлкәсендәге балалар поликлиникаларының 95 проценты хәзер заманча стандартларга туры килә.

* 2022 елда санавиация ярдәмендә 21 пациентны үлемнән коткарып калганнар.

* 2023 елда илкүләм проект буенча 16 поликлиниканы ремонтлау, санавиацияне үстерү, Барыш үзәк хастаханәсен һәм Ульяновск медсанчастен яңарту, Ульяновск өлкә балалар инфекцион больницасының 100 урынга исәпләнгән яңа корпусын файдалануга тапшыру күздә тотыла.