Җиңү белән исән-сау кайтыгыз!

Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбе укучылары Бөтенроссия героик-патриотик һәм оборона-масса эше айлыгында актив катнаша.

Бүген бу мәктәптә патриотик темага класс сәгатьләре һәм класстан тыш чаралар, рәсемнәр конкурслары үткәрелә. Балалар махсус хәрби операция зонасында - фронтның алгы сызыгында, ягъни передовойда булган сугышчыларга ярдәм күрсәтү максатында “Солдатка посылка”, “Солдатка хат”, “Солдатка открытка” һәм “Ветеран янәшәдә генә яши” дип исемләнгән акцияләр оештыра. Зур Чирекледән сугыш кырына мобилизация буенча киткән ир-егетләргә гуманитар ярдәм - посылкалар җыеп, җиңү белән исән-сау кайтыгыз, без сезне түземсезлек белән көтәбез, дип хатлар юллыйлар.