Эльмира Каримовага - СКР медале

Россиянең Тикшерү комитеты (СКР) рәисе Александр Бастрыкин Ульяновскиның сугыш ветераннары госпитале начальнигы Эльмира Каримовага ведомство медален тапшырды.

Ульяновск өлкәсенең сугыш ветераннары клиник госпитале Бөек Ватан сугышы елларында яралы солдатларны дәвалаучы эвакогоспиталь буларак ачыла. Хәзер инде госпиталь коллективы интернациональ сугышлар һәм конфликтлар ветераннарын, СВО зонасындагы хәрби хезмәткәрләрне дә дәвалый. “Кайнар нокталар”ны үткән пациентларның сәламәтлеген ныгыту - медицина учреждениесе алдында торган төп бурычларның берсе.

Ульяновск өлкәсенең Тикшерү идарәсе 2020 елда сугыш ветераннары госпитален шефлыкка алган. Идарә офицерлары пациентларга һәрьяклап булышалар. Алар госпитальдә шәхси мәсьәләләр буенча прием алып бара, юридик консультация бирәләр һәм төрле бәйрәм чаралары оештыралар. Шулай ук авыр тормыш ситуациясенә эләккән пациентларга - ветераннарга хәйриячелек ярдәме күрсәтәләр.

Ветераннарга игътибар, кайгыртучанлык, шәфкатьлелек һәм ярдәм - өлкә тикшерү идарәсе һәм сугыш ветераннары госпитале коллективының бергәләп эшләү девизы әнә шундый.

Россиянең Тикшерү комитеты рәисе А.И.Бастрыкин Ульяновск өлкәсенең сугыш ветераннары госпитале начальнигы Эльмира Каримовага тантаналы рәвештә ведомство медален тапшырды. Эльмира Абдулла кызы - бөтен гомерен медицинага багышлаган фидакарь милләттәшебез, РФнең атказанган врачы, Ульяновск өлкәсенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр иясе.