Губернатор Донбасста булып кайтты

Губернатор Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, Донецк һәм Луганск халык республикаларында, шул исәптән Лисичанск, Сватово, Мариуполь, Мелитополь, Марьинкада булып кайтты.

“Өч көн эчендә безнең егетләр хезмәт иткән җиде подразделениедә булырга өлгердем. Аларның ничек көн күрүләрен, дошманга каршы ничек сугышуларын үз күзләрем белән күрдем. Туган якларыннан килгән гуманитар ярдәмне дә, посылкаларны да, балаларның хатларын да алар зарыгып көтә. Командирлары белән кирәкле җиһазларны өстәмә рәвештә җибәрү турында сөйләштек. Сугышчы егетләребез туганнары белән якыннарына булышу турында шәхси үтенечләрен җиткерделәр. Аларны барысын да контрольгә алдым. Мобилизация буенча китүчеләрнең һәм доброволецларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү - безгә йөкләнгән бурыч”,- дип ассызыклады Алексей Русских.

Губернатор шулай ук социаль объектларда һәм торак йортларда ремонт эшләренең барышын тикшергән, төзүчеләр белән очрашкан. Өлкәбезнең подрядчы оешмалары шефлыкка алган территорияләрдә мәктәпләр һәм балалар бакчаларын, җылылык узелларын, ягулык системаларын яңадан торгызалар. Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсе Мариуполь шәһәренең ике торак микрорайонын яңадан аякка бастыра.