Геройларның хатыннары

Ульяновскиның “Губернаторский” Халыклар дуслыгы мәдәният сараенда “Геройларның хатыннары” фотопроектының күчмә күргәзмәсе эшли. Төбәгебез башлыгы Алексей Русских күргәзмәгә югары бәя бирде.

“СВО зонасында һәлак булган геройларның тол хатыннары һәм аналары сынауларга бирешми. Хәзер алар патриотик проектларны тормышка ашыра. “Геройларның хатыннары” - шуларның берсе. Проектның региональ координаторы Альбина Кипчатовага һәм аңа ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт. Алар - СВО бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләрнең тормыш иптәшләре һәм геройларның тол хатыннары. Күңел кылларын тибрәндерерлек, бик тә тирән мәгънәле, һәркемне уйландырырлак күргәзмә бу. Сугышчыларның әниләре тагын әле “Безнең геройларга дан” дип аталган проектка алынырга җыена. Алла Шишкова белән килешми мөмкин түгел: геройларыбызны хәтеребездә саклап, һәрчак искә төшерсәк, Туган илебез аягында нык басып торачак!”- диде Губернатор.