Әминә Хамидуллова - “Татар кызы-2023”

Татар кызы, татар баласы без,

Саклыйк, яклыйк туган телебезне.

Без көч биреп яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне.

Ульяновск шәһәренең 28 нче урта мәктәбендә “Татар кызы-2023” матурлык бәйгесе узды. Бу конкурс татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны тормышыбызга кире кайтару, туган телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде.

Әлеге бәйгегә укучылар бик тә теләп, зур тырышлык куеп әзерләнделәр. Анда барлыгы биш кыз катнашты. Алар башта үзләре турында матур итеп сөйләделәр, өй эше буларак милли ризыклар хәзерләп килгән иделәр, шулар турында бик оста итеп чыгыш ясадылар. Кызларның татар телен ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелде - сүзлек уенын рәхәтләнеп уйнадылар. Кызларыбыз матур итеп татарча сөйләүләре белән жюри әгъзаларын тәмам шаккатырды. Соңыннан бәйгедә катнашучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Матур итеп җырладылар, биеделәр һәм күренекле шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 3 сыйныф укучысы Әминә Хамидуллова “Татар кызы-2023” титулына ия булды. Рамилә Замдиханова - “Мөлаем кыз” номинациясендә,  Әминә Ямлеева - “Сәләтле кыз” номинациясендә, Айзилә Манурова - “Акыллы кыз” номинациясендә һәм Камилә Фатхутдинова “Зирәк кыз” номинациясендә җиңүче итеп танылды.

Бәйге бик тә күңелле узды, укучылар һәм әти-әниләр күтәренке кәеф белән таралдылар.

Фәния МИННЕБАЕВА,

28 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.