Ишле гаиләнең җаны

Баланың теле ачылгач та иң беренче итеп “әни” дип әйтә һәм бу сүз барлык телләрдә дә бертөрле матур яңгырый. Ана кешенең куллары назлы һәм йомшак. Әниләребез безне акыллы, кешелекле булырга өйрәтә, алар безгә төпле киңәшләрен бирә, алар безнең турыда кайгыра, борчыла, уңышларыбызга барыннан да күбрәк шатлана, сөенә.

Әниләр көнен ел саен көтеп алабыз. Әлеге бәйрәмнең популярлыгы арта бара. Чөнки газиз әниләребезгә күпме генә рәхмәт сүзләре, изге теләкләр әйтсәк тә, аз булыр сыман.

Аларның күбесе гаилә тормышын алып баруда чын профессионаллар. Бер яки ике бала гына түгел, өчне, дүртне, бишне үстереп, аякка бастырып кара әле син! Менә шундый гаиләләр саны елдан-ел күбәя бара. Бәхетле парларның берсе безнең Чынлы районы Степная Репьевка авылында гомер кичерә.

Иршат Кәшап улы белән Раушания Мөхәррәм кызы Фәйсхановлар йорты авылның кырыенда, читендә урнашкан. Алар икесе дә күрше Татарстанда туып үскәннәр. Гаилә корып бергә яши башлауларына 16 июньдә 45 ел булган. Алар матур гына яшәп өч бала тәрбияләгәннәр.

Раушания Мөхәррәм кызы күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Башта – 8 классны, аннары кичке мәктәпне тәмамлый. Кечкенә чакта ук тормыш арбасына җигелеп, физик хезмәт белән чыныгып үсә. Үз авылында һәм күрше авылларда сыерлар савучы, кошлар караучы булып эшли. Яшьләр өмәсендә булачак ирен – Иршат Кәшап улын очрата. Аннары кыз Буага эшкә китә, ә егетне Совет Армиясе сафларына алалар. Ике ел дәвамында саф мәхәббәт хисләре белән тулы хатлар язышалар, фоторәсемнәр белән алмашып торалар.

1978 елда ике яшь йөрәк гаилә корып җибәрә һәм Степная Репьевка авылына килеп урнаша. Иршат Кәшап улы колхозда хезмәт итә, ә Раушания Мөхәррәм кызы хастаханәдә авыруларга кайнар аш пешерә. 1979 елда беренче уллары Илмаз туа. Ә 1984 елда икенче уллары Илдар якты дөньяга аваз сала. 1993 елда бәхетле, түгәрәк гаиләгә шатлык өстәп, күптән көткән кызлары Гөлнараны алып кайталар.

Колхоз аларга йорт бүлеп бирә. Ә янкорманы – пристройны үз көчләре белән салалар. Күп итеп мал-туар асрыйлар, бәрәңге утырталар. Кызлары тугач, Иршат Кәшап улы, бөтен көчен һәм тырышлыгын эшкә җигеп, фермерлык эшенә алына һәм кырчылык белән шөгыльләнә башлый. Балаларын да эшкә, хәләл малны тир түгеп табарга өйрәтеп үстерә.

Раушания апа гомере буе гаилә учагын кадерләп саклап яши. Бәхетле гаилә булып яшәүнең сере бик гади – бер-береңне ярты сүздән аңларга, бер-береңә юл бирә белергә, авыр һәм җиңел вакытта да терәк, таяныч, кирәк булырга кирәк, ди ул. Ире белән алар балаларын укытып, олы тормыш юлына бастырганнар.

Гомер дигәне агымсудай уза да китә. Балалары үсеп җитеп, инде балдан татлы оныклары уңышлары белән шатландыралар. Алар газиз әниләре белән сөекле, ягымлы әбиләрен бик тә яраталар, якын күрәләр, хөрмәт итәләр. Хәзер безнең алты оныгыбыз да бар инде, ди Раушания апа, бәхетле елмаеп. Ял һәм бәйрәм көннәрендә Фәйсхановларның кунакчыл йорты бала-оныкларының шатлыклы авазыннан шау-гөр килеп тора. Бәхет өчен шул да җитә, ди Иршат абый белән Раушания апа.

Раушания Мөхәррәм кызы үзара ярдәмләшү, хөрмәт, татулык һәм мәхәббәт хисе хөкем сөргән, халкыбызның милли һәм дини традицияләрен, күркәм гореф-гадәтләрен һәм йолаларын олылаган гаилә учагы булдыру бәхетенә ирешкән. Ул – шушы дус-тату, ишле гаиләнең җаны.

Әлфия ХАНӘФИЕВА,

Чынлы районы.