Ѳметле каләм

Яшь шагыйрә Рита Имаметдинованыӊ лирик шигырьләре, берән-сәрән генә булса да, «Ѳмет»ебез битләрендә ара-тирә күренгәли тордылар. Ниһаять, агымдагы елныӊ 29 сентябрь санында сигез текстны берләштергән шигъри гөлләмәсен күрергә насыйп булды.

Әлеге текстлардан билгеле булганча, шагыйрә үзенеӊ эзләнүләрен күӊел шигърияте кысаларында алып барырга тырыша. Шигырьләре гади сюжет төенләнешенә, ягъни кичерешләр бәрелешенә нигезләнгән, шуӊа озынрак итеп язылулары бераз эчне пошырса да, үзләре укыла, моӊа аларныӊ рифма-ритм төгәллекләре, мәгънә ачыклыклары ярдәм итә булса кирәк. Әсәрләрнеӊ «Файдаӊ тигәндә», «Тавык киӊәше» исемлеләре юмористик рухта иҗат ителсәләр, бүтәннәре дини-дидактик рух белән сугарылганнар. Шунысы куанычлы, Рита ханым шигырьләрен бүгенге укучыга төбәп яза һәм алар шуныӊ белән кызыклы да. Моны ул үзе дә «Әрәм гомер» шигырендә:

«Ул син инде, диннән ерак китеп,

Гөнаһларга кереп чумучы,

Тәһарәтсез, намазларсыз яшәп,

Бу юлларны бүген укучы»,

дип ассызыклауны кирәк таба. Бу әсәрдә бәхәсле тезмәләр шактый булуга карамастан, лирик герой әүвәл Аллаһы Тәгалә исеменнән укучыныӊ котын ала, соӊыннан «Яши белергә кирәк» дигәнендә:

«Сыймаганны киртәсенә

Кертә белергә кирәк»,

дип аны яшәргә өйрәтә. Әлеге шигырьдә лирик геройныӊ бүгенге тормыштан канәгать булуы, үз-үзенә нык ышануы аеруча күзгә ташлана. Сүз дә юк, әсәр оптимистик рухлы, аныӊ оптимизмы күӊелләрне күтәрә, яшәргә дәрт өсти. Кемгә ничектер, миӊа ул нәкъ шул ягы белән ошады.

Шагыйрәнеӊ икенче бер игътибарны җәлеп итә торган шигыре – «Тормыш - казан». Дөресен әйткәндә, ул форма һәм эчтәлек ягыннан үзенеӊ тел-теш тидермәслек камил эшләнеше белән мине сокландырды. Аныӊ формасын булдыруда әһәмиятле роль уйнаган рифма, ритм, басым, үлчәм берәмлеге буларак, 10–9 иҗекләр саны – һәммәсе үз урынында, шуӊа ул йөрәкләргә үтеп керерлек аһәӊгә ия булып тоела, бугай. Ә эчтәлеге лирик геройныӊ тормыш турында уйланып, аӊа үзенчә төрле яктан якын килергә тырышуын сурәтләүдән гыйбарәт. Һәр строфада автор тарафыннан уӊышлы сайланган образ дәрәҗәсендәге бер деталь аша, лирик герой, үзе аӊлаганча, тормышныӊ асыл сыйфатларын ачыкларга тырыша, һәм, мәгънә эзләп тормый гына, мондый тормыш өчен көрәшкәндә дә ярыйсы икән, дигән нәтиҗәгә килә кебек. Әлеге әсәр Рита ханымныӊ каләме өметле, иҗат мөмкинлеге зур булуын күрсәтә.

Беренче тезмәдә Йосыф пәйгамбәр исеме күзгә ташлануга, «Көнләшүдән» шигырен зур кызыксыну белән укып чыккан идем. Ул образ Кол Галинеӊ «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан һәрберебезгә яхшы таныш. Шуӊа бөек гуманист-шагыйрьнеӊ изге китабыбыз «Коръән»неӊ 111 аятьтән торган «Йосыф» сүрәсен ни рәвешле иҗади файдалануын әйбәт беләбез. Рита ханымнан да шуны көткән идем мин, тик ул без белгән Йосыфны көнләшүләренә чыдый алмаган абыйлары «харап иткәч», әтиләренә, энебезне бүре ашады, дип кайтып ялганлаганныӊ соӊында, әтиләре Йагъкуб пәйгамбәрнеӊ елаудан күзләре сукыраюын кабат теркәп куюдан ары уза алмаган. Әйтерсеӊ, бүгенге тормышта көнләшү дә, көндәшлек итү дә юк. Әйтерсеӊ, әниләре вафат булуга, уллары белән кызлары әтиләрен тиз генә картлар йортына урнаштырып, гадәттә, кызга мирас итеп калдырылган квартираны бүлешә алмый, бер-берсенеӊ тормышыннан көнләшеп, дошманлашып яшәмиләр. Минемчә, бүгенге заман күренешләре белән бәйләгәндә, шигырь отышлырак булган булыр иде.

Мәсәлләр бик борынгы жанр булсалар да, аларны иҗат итүе кыенрак. Дөрес, җәмгыятьтә, кеше холкында, тормышта тәнкыйть утына тотарлык күренешләр беркайчан да бетмәячәк. Тик аларны вакытында тотып алып, туа гына башлаган тойгыларны тәртипкә китереп, ул күренешләрнеӊ сәбәпләрен ачыклап, аларга дөрес бәя бирү өчен тирән белем һәм бик күп көч сарыф итү кирәк. Шулай булуга карамастан, Рита ханым, үз көченә ышанган хәлдә, бу жанрга мөрәҗәгать итүне дә кирәк санаган һәм шактый матур мәсәл тудыруга ирешкән. Әмма:

«Кара, ди, сыер түтәй,

Һәркөн салам мин күкәй»,

дип шапырынган тавыкныӊ авызын сыер, син ике көнгә бер күкәй салсаӊ, мин һәркөнне егерме литрга якын сөт бирәм, дип томалый да алыр иде, тик ул безнеӊ күбебез шикелле дәшми калуны мәслихәт күрә. Ярар, дәшмәсә дәшмәсен. Безнеӊ максат – аны сөйләтү түгел, дидактик мәсәлнеӊ йә башында, йә ахырында бирүне автор кирәксенмәгән, эчтәлектән ап-ачык аӊлашылып торган нәтиҗә - моральне билгеләп теркәү. Бзнеӊчә ул, башыӊны иеп, һаман кеше сүзен тыӊласаӊ, ат урынына эшләп тә, авыз ачып калуыӊ ихтимал кебегрәк яӊгырарга тиештер. Бүгенге җәмгыятьтә моныӊ мисаллары җитәрлек.

Шулай итеп, яшь шагыйрә Рита Имаметдинова укучы белән ихлас әӊгәмә алып барып кына калмый, тормыш турындагы, туган телебез хакындагы борчулары, күӊелен биләгән уй-хыяллары, өмет-идеаллары белән дә уртаклаша. Иҗатын активлаштыра төшкәндә, аныӊ каләменнән тагын да гүзәл, тагын да хисчән һәм аз сүзле, тыгыз фикерле шигырьләр туачагына бер шик тә юк.

Ирек ФИРГАЛИЕВ.