Язмыш озак сорап тормый икән...
Яз сулышы
Истә калган кояшлы яз көне,
Җылы вакыт әйләнеп кайтканда.
Әллә ничек булды бу очрашу
Зөя сулары ташып акканда.
Уянырга өлгермәгән хисләр
Килгән каршылык аша үттеләр.
Кирәк булмаган чаралар табып
Салкын иреннәр мине үптеләр.
Җиңел караш үзенекен итте,
Йөрәкләргә барып кагылмады.
Чолгап алган томан арасыннан
Чыга торган юллар табылмады.
Мәхәббәтнең сузылган кыллары
Күзгә күренеп урын тапмады.
Юл алмаган чишмә суы кебек
Куйган улакка төшеп акмады.
Һава торышы
Тукайның язганын искә алсаң,
Элек булмаган бернинди гауга.
Җылы җилләр читләп үтмәгән,
Яңгыр да үз вакытында яуган.
Кирәкмәгән җирдә коеп ява,
Су баса тубыктан урамнарны.
Көткән урында бөтенләй яумый,
Корылык яндыра урманнарны.
Күпме көтсәң дә тормышка ашмый
Синоптикларның һава торышы.
Алар бернәрсә эшли алмыйлар,
Табигать белән булмый орышып.
Әллә кайдан килә начарлыклар,
Белгән кеше юк аларның серен.
Ничек табарга юк итәр өчен
Дөньяның мәкерле кара керен...
Тормыш юлы
Күпме вакыт артта калган инде
Без авылдан чыгып киткәнгә.
Барысы да риза булмадылар
Шәһәр тормышын үз иткәнгә.
Алда нәрсә көткәнен чит җирдә
Озатканда алар белделәр.
Искә төшереп туган якларны
Сагынырсыз, диеп көлделәр.
Белем белән һөнәр - безнең максат,
Көч салып кирәк юл ярырга.
Якын итмичә кеше сүзләрен,
Сайлап алган юлдан барырга.
Еллар үтте, укуны тәмамлап,
Тырышып белем, һөнәр алдык.
Килгән авырлыклар аша үтеп,
Шат булып алгы сафта калдык.
Үзебезнең тел
Без гаепле түгел, татар булып
Туганбыз Башкортстан җирендә.
Бала чактан татар телен укып,
Әйбәт белем алдык биредә.
Рус телен яхшы итеп өйрәндек,
Ул кирәк аралашу өчен.
Укытучыларга рәхмәт әйтеп,
Кызганмаганга биреп көчен.
Илне саклап хезмәтне үткәндә
Рус теленең булды кирәге.
Башка телдә күпме сөйләшсәң дә,
Татар теле уйдан китмәде.
Югары уку йортында укып,
Француз телендә алдык белем.
Чит телне өйрәнеп, ташлап булмый
Йөрәккә сеңгән татар телен.
Кайнар хисләр
Минем укытучым Аида апа
Күптән әйткән иде җиткереп.
Язган чакта йокысыз төннәрне
Язмыш үзе бирә китереп.
Читләмәделәр әйтелгән сүзләр,
Озакламый килеп җиттеләр.
Теләк белән тырышлыкны өстәп,
Олы юлдан алга илттеләр.
Төнлә шигырьләр үзләре килә,
Урын алып йөрәк түреннән.
Кайнар хисләр югалып калмаган,
Юл табып дөньяга күренгән.
Бакча зары
Күпме вакыт үтеп киткән инде,
Үзгәрешләр килүен кем белгән.
Ашлык урынында нарат үсә,
Җил урманнан орлык алып килгән.
Басуларны бакча итеп бүлеп,
Безгә шатлык, кайгы китерделәр.
Кырда бодай ашаган җәнлекләр
Кыяр, кишерләрне кимерделәр.
Аптырадым бу соры әрләнгә,
Каты кавынны ничек кимергән...
Сорап тормаган, үзе хәл иткән,
Әллә тешләре булган тимердән...
Кыек йөрергә салган сукмактан
Монда юллар гомергә булмаган.
Бакчалар бар, ләкин юллары юк,
Кайгырткан кеше әле тумаган.
Ике тормыш
Аңлашылмый шәһәрнең тормышы -
Яңгыр читләми, җилләр исәләр,
Газоннарда үскән үләннәрне
Шытырдатып төбеннән кисәләр.
Авыл бөтенләй үзенчә яши,
Шәһәр белән чагыштырып булмый.
Кошлар сайрый, хуш исләр агыла,
Машина тавышы белән тулмый.
Яшьләр авылдан күчеп киткәннәр,
Эшкә ярарлык кеше күренми.
Авылны күптән юкка чыгарган
Замана чире нигә сүрелми...
Шәһәрдә эш урыннары тулы,
Һәрберсенә ошамый тапканы.
Теләүчеләр бар ачып керергә
Зур акча түли торган капканы.
Кешеләр эзли ошаган эшне,
Кошларга ярый җимешле бакча.
Табылмаса да әйбәт урыннар,
Төшләренә керә “озын” акча.
Ташлы юл
Ачылганнан бирле шахталарда
Проходчик булып озак эшләде.
Боксит рудникларында көч салып
Файдалы рудаларны эзләде.
Көн дә туры килгән җәяү атлап
Урман юлыннан эшкә йөрергә.
Килгән смена озак көтеп тормый,
Соңламыйча кирәк өлгерергә.
Бервакыт күрергә язган икән,
Межевойның ташлы юлын үтеп,
Муеллы куакның төбәгендә
Ач бүреләр каршы алган көтеп.
Бүреләргә икмәкләрне ташлап,
Агач күперне аша үткәннәр.
Ерткычлар табышны бүлешкәндә,
Салам өеменә ут төрткәннәр.
Вакыт лаеклы ялга чыгарга,
Көттермәде, үзе килеп җитте.
Утын кисеп, печән әзерләргә
Күпме мөмкинлекләр бүләк итте.
Утта янган тимер
Исрафил бабай Әй урамыннан,
Исеме күптән дан белән тулган.
Утта янган тимер олы чүкеч
Көне буе аның кулында булган.
Көндез ул атларны дагалаган,
Аларга әйбәт дагалар куйган.
Атлар озак чиратта торса да,
Яңа дагалар чыкмаган уйдан.
Кичен арба тәгәрмәчләренә
Тимер кыршауларны куя кичереп.
Рәхмәт яудыралар тимерчегә,
Яшәгән өчен шатлык китереп.
Әбиләрнең җиз самавырларын
Юнәтергә дә вакытны тапкан.
Кипкән тамагына шифа итеп,
Эштән туктап кайнар чәйне капкан.
Авылдашлар
Безнең авыл артык зур да түгел,
Даны белән дөнья тулмаган.
Үткән Бөек Ватан сугышында
Катнашучылар аз булмаган.
Авыр сугыш юлына басканнар,
Дошманга каршы корал тотып.
Ил алдында бурыч үтәгәннәр,
Соңгы сулышында ут йотып.
Еллар үтә, халыклар онытмый
Илне саклаучылар турында.
Бик күпләре кайта алмадылар,
Һәлак булды сугыш кырында.
Күпкырлы Миниәхмәт
Миниәхмәт абзый сугыштан соң
Янгын сүндерүче - төп хезмәте.
Башка эшләрне дә онытмады,
Кирәк чагында үзе күрсәтте.
Вакыт булганда кулга алып
Тузган итек, пималар ямаган.
Өстәл артында җырлар сузганда,
Аның тавышы читтә калмаган.
Озын наратларны җиргә салып,
Кирәкле кисәк итеп турады.
Балта остасы булган тумыштан,
Бүрәнәләрдән өйләр бурады.
Ватан сугышы ветераннары
Күптән кергән халык хәтеренә.
Онытмагыз чәчкәләр куярга
Яз көне аларның каберенә!
Сугыш кырында Ясәви
Сугышка кадәр озак эшләгән
Боксит шахталарының берсендә.
Сабантуйларда көрәшкәндә,
Бүләкне җибәрмәгән беркемгә.
Яу кырында тавыш туктаганда,
Тере калганнар тора башлаган.
Аңына килгән немец солдаты
Яралы Ясәвигә ташланган.
Көрәш кагыйдәсен искә алган,
Аркага салып тынын бәйләгән.
Яшәү белән үлем арасында
Каршы булып бер сүз дә әйтмәгән.
Санитарлар сугыш кырын үтеп,
Булган хәлне үзләре күргәннәр.
Ирләр тешләрен нык итеп кыскан,
Хатын-кызлар яшьләрен түккәннәр.
Истә калган сугыш вакытында
Ничек тәмәкене төргәннәре.
Өйгә исән-сау әйләнеп кайткач,
Һаман төшкә керә күргәннәре.
Шахта юлларыннан йөргәндә
Үткән гомерләр кабат килмәде.
Кирәк чакта аңа йөрәк кушкан
Башкарырга кулыннан килгәнне.
Разведчик юлы
Фәрхетдин җизни разведчик булган,
Фин сугышында да катнашкан.
Аның туры атканын күргәннәр,
Төнлә төшләрендә саташкан.
Урманда биек агач башына
Ялтыравык элеп куелган.
Бер мәртәбә төзәп атканнан соң,
Пыялалар җиргә коелган.
“Тел”не кулга алу, алып кайту
Җиңел мәсьәләдән булмаган.
Эшне җиренә җиткерү өчен
Яңа кагыйдәләр кулланган.
Язмыш елмаеп кына тормады,
Көннәрнең булды каралары.
Сугыштан әйләнеп өйгә кайткач,
Төзәлде кайбер яралары.
Йөрәгендә кайнап ут янса да,
Начар хәбәрләр таратмады.
Сугыш турында кино карарга,
Белмим, нигәдер яратмады.
Халык җырларын искә төшереп,
“Туган авылым”ны көйләде.
Аның батырлыклары турында
Алган орденнары сөйләде.
* * *
Көз килде салкын яңгырлар белән,
Ачы җилләре читтә калмады.
Яран гөлләрне өйгә апкайттым,
Алар бакчада кала алмады.
Җәй буе матур чәчкә аттылар,
Кояшның нурларына коенып.
Өйдә савытларда утырганда,
Җәйне искә алырлар боегып.
* * *
Быел килгән көз шатландырмады,
Салкын төннәр җирне каплады.
Яшелчәләр әле үсәр иде,
Суынган җир җылы тапмады.
Җилләр исә, яфраклар коела,
Салкын көз үзенекен итә.
Кояш бераз елмаеп ала да,
Белмим, кайда югалып китә.
* * *
Олыгайган көнендә гашыйк булган
Озын буйлы чибәр хатынга.
Үткән яшь чакларын искә алып,
Йөрәгендә ялкын кабынган.
Язмыш озак сорап тормый икән,
Алдан белә ничек итәргә.
Юллар чатында торган чагында
Кайсысыннан атлап китәргә.
* * *
Үткән эссе җәй явымсыз килде,
Бөтен үсентеләр корыдылар.
Дөнья бер битен, азак калганын
Күрсәтә, дигәннәр борынгылар.
Яңгырлар яуды җәйнең башында,
Хәзер кайсы якка юл алдылар.
Җылы яңгыр алып килгән көннәр
Әллә кайда китеп югалдылар.
* * *
Йөз ел булды безнең редакторга,
Лаек булган хәтердә калырга.
Якын дуслар, каләм осталары
Мәчеткә килгән искә алырга.
* * *
Шигырьләрем бар кызлар турында,
Яңгырадылар кирәк урында.
Хатыным әйтә, җитәр, язма, ди,
Картайгансың бит инде, азма, ди.
* * *
Исерек кайткан ир хәйран калды,
Хатын таба тотып каршы алды.
Ире килде сузып ике кулын,
Сөеклем, кабаланма, мин тукмын.
* * *
Әби банктан акчаларын ала,
Ярты сәгатьтән китереп сала.
Хезмәткәр, ни өчен, дип сорады,
Мин тикшердем - аптырап тормады.
Флорис ГАЛИМЬЯНОВ,
Ульяновск шәһәре.