Зирекле Куакта яңа ФАП төзиләр
Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында заманча фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
Сәламәтлек саклау объекты “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча сафка бастырыла. Бинаның модульле конструкцияләре тулысынча торгызылган инде, хәзер булачак медпунктның бүлмәләрен җиһазлау эшләре бара.
Ульяновск өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Олеся Колотик-Каменева белдерүенчә, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектында еракта урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр өчен беренчел медик-санитар ярдәмне уңайлы итү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Ульяновск өлкәсендә шул максатта ел саен яңа медицина учреждениеләре ачыла. Быел безнең төбәктә 10 яңа ФАП һәм гомуми практика врачының офисы төзелә.
Яңа Малыклы район хастаханәсенең баш врачы Олег Котельников әйтүенчә, Зирекле Куакта фельдшер-акушерлык пункты салу максатында бюджеттан 9 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүгенгә объект 70 процентка әзер инде. Ел ахырына кадәр төзелеш эшләрен тәмамлау күздә тотыла. Лицензияләү процедурасын узганнан соң, Зирекле Куакта яшәүче 400дән артык кеше медицина ярдәмен заманча шартларда алу мөмкинлегенә ия булачак.
Модульле ФАПта фельдшерның кабул итү кабинетын, процедуралар һәм прививкалар ясау кабинеты, даруларны саклау бүлмәсе, санитар бүлмә булдыру каралган. Яңа ФАП салкын һәм кайнар су белән тәэмин ителеп, газ белән җылытылачак.