Алексей Русских: Муниципалитетларга, промышленность белән аграрийларга булышачакбыз
Дүшәмбе көнне, 13 ноябрьдә, Законнар чыгару Җыелышы депутатлары 2024 елга Ульяновск өлкәсе бюджетын беренче укылышта бертавыштан кабул иттеләр.
Традиция буенча документны кабул итәр алдыннан Губернатор чыгыш ясады. Тулы мәгънәдә аны бюджет юлламасы дип атавы дөрес булмас. Әмма Алексей Русских үзе, бюджетны әзерләү логикасын, аның нигезен тәшкил иткән принципиаль позицияләрне күзаллавымны сезнең белән бүлешәсем килә, дип әйтте.
2024 ел бюджетын планлаштыру үзенчәлекләре
“Бюджет әзер. Мин аны өлгергән һәм нигезләнгән документ дип саныйм. Ул Президент тарафыннан билгеләнгән илкүләм максатларга ирешү, экономиканы үстерү һәм ульяновскилыларны лаеклы тормыш сыйфаты белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә”,- диде төбәгебез башлыгы һәм бюджет әзерләнгән социаль-экономик шартларга тукталды.
Беренче юнәлеш, ягъни тренд – экономиканың үсеше. Ул узган елның икенче яртысында башланып, бүген яңа сыйфат дәрәҗәсенә күчте. Өлкә экономикасы ковидка кадәрге чор күрсәткечләрен куып тотып, үсешен дәвам итә, хәзер инде без яңадан аякка басу турында түгел, ә тотрыклы үсеш хакында сөйли алабыз.
Мисал өчен, агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча өлкәдә промышленность производствосы индексы 110,5% тәшкил итте (РФ буенча – 103,3%, ПФОда – 106,4%). Моңа без эшкәртү производстволарын, беренче чиратта, авиация төзелешен (үсеш – 170%), машина төзелешен (140%) һәм оборона-промышленность комплексы предприятиеләрен (150%) тулы көченә эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә ирештек.
Бюджетны нәкъ менә шундый итеп әзерләүнең икенче мөһим факторы – ул өлкә экономикасының Көнчыгышка таба йөз белән борылуы. Экспортка җибәрүнең географиясе СНГ һәм Якын Көнчыгыш илләренә күчте. Ульяновскилылар Кытай, Иран, Һиндстан, Әзәрбәйҗан, Урта Азия дәүләтләре белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә башлады. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча безнең экспорт 32,5%ка үсте.
“Шул ук вакытта экономик партнерларыбыз өчен без чимал базасына яки отверткалар ясау производствосына әйләнергә тиеш түгел,- дип саный Губернатор. - Шунлыктан, безнең алдыбызда ике мөһим бурыч тора. Беренчедән, экспорт структурасында тирән эшкәртү товарлары өстенлек итәргә тиеш. Икенчедән, инвестицияләрне Ульяновск өлкәсенең стратегик мәнфәгатьләренә җавап бирүче акыллы, югары технологияле производстволарга – электроника белән композитларга, авиа- һәм автотөзелешкә җәлеп итәргә кирәк”.
Киләсе ел бюджетына йогынты ясаган өченче фактор – ул хезмәт базарындагы ситуация. Бер яктан караганда, эшсезлек минималь дәрәҗәдә. Ә икенче яктан карасаң, кадрлар потенциалының бөтенләй бетү куркынычы бар.
Бүген төбәктә эшсезлек күрсәткече 0,31% һәм 2,6% (МОТ методологиясе буенча) тәшкил итә. Бу саннар экономик актив халыкның эшле дә, ашлы да булуы турында сөйли. Әмма экономиканың тизләтелгән темплар белән үсүе кадрлар дефицитына китерә. Барлык яшьтәге кешеләр, шул исәптән яшьләр дә бүген хезмәт урыннары белән тәэмин ителгән. Тагын бер-ике елдан кадрлар проблемасының үсешне тоткарлаучы төп факторга әверелүе ихтимал. Үсеш юлыннан баручы сфераларда эш хаклары тиз арта. Шул ук вакытта сәүдә, җәмәгать туклануы, авыл хуҗалыгы тармакларында, бюджет секторының аерым сегментларында ул 30 мең сум тирәсе генә.
Бюджет саннарда
2024 елга өлкә бюджеты параметрлары өлкәнең социаль-экономик үсеше фаразының базалы варианты нигезендә әзерләнгән (шулай ук консерватив вариант та каралган, ул экономиканың стагнациясен күздә тота).
Керемнәр өлеше 86 миллиард 643,2 миллион сум тәшкил итә, шуның 69 миллиард 211,7 миллион сумы – төбәкнең үз керемнәре, 17 миллиард 31,5 миллион сумы – федераль үзәктән ярдәм. (Федерация Советы сенаторы Сергей Рябухин әйтүенчә, Ульяновск өлкәсе кимендә 21,8 миллиард сумга исәп тота ала. Исегезгә төшерәбез: агымдагы ел бюджетында федераль ярдәм 17,5 миллиард сум күләмендә каралган булса, бүгенгә ул 22,9 миллиард сумга кадәр җиткән инде).
Чыгымнар 88 миллиард 127,9 миллион сум күләмендә каралган.
Бюджет дефициты – 1 миллиард 485 миллион сум. (Инфраструктуралы бюджет кредитыннан башка дефицит нибары 157 миллион сум тәшкил итә).
“Бюджет баланслы итеп әзерләнде,- дип ассызыклады Алексей Русских. – Без беренче тапкыр дәүләт бурычларын сизелерлек дәрәҗәдә киметүне күздә тотабыз. Бюджет сәясәтендә бу кискен борылышлы һәм бик мөһим момент”.
Безнең өстенлекле юнәлешләр
Властьлар бюджетның чыгымнар өлешен социаль юнәлешле итеп калдыру максаты куя. Һәм Губернатор бу уңайдан алты өстенлекле юнәлешне аеруча билгеләде.
- Бюджеттагыларга хезмәт хаклары түләү өчен 29,2 миллиард сум акча каралган, бу – өлкәнең үз керемнәренең яртысы чамасы.
– РФ Президентының май ае указларында билгеләнгән максатларга ирешү өчен бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруга (уртача 11,2%ка) 1,5 миллиард сум акча каралган.
– 1 январьдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 19242 сумга кадәр арта (бүген – 16242 сум).
– Халыкка социаль ярдәм күрсәтү өчен 10 миллиард сум тирәсе акча билгеләнгән (2024 елның 1 февраленнән 4%ка индексацияләүне исәпкә алып).
– Эшләмәүче халыкның мәҗбүри медицина страховкасы өчен страховка взносларын түләүгә акча тулысынча каралган.
– Халыкны льготалы дарулар белән тәэмин итү өчен 1 миллиард сум бүлеп бирелә. Соңрак әлеге сумманы арттыру күздә тотыла.
Муниципалитетлар бюджетларына финанс ярдәмне исәпкә алып, социаль сферага барлыгы 59 миллиард сум акча бүлеп бирелә, бу – барлык чыгымнарның 67,2%ы.
Илкүләм проектларны финанслауда катнашу (10,2 миллиард сум) һәм юл фондын 100 процентлы тәэмин итү (7,6 миллиард сум) шулай ук өстенлекле юнәлешләр булып кала.
Губернатор муниципаль сәясәт турында
Киләсе елда муниципаль берәмлекләр бюджетларына финанс ярдәмнең гомуми күләме 28,1 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу – 2 миллиард сумга, ягъни 7 процентка күбрәк.
“Без муниципалитетларга финанс ярдәм күләмен ел саен арттыра барабыз. Әмма аларның барысы да тигез экономик шартларда була торып, кайберләре үзләренең финанс сәясәтен грамоталы итеп, җаваплылык хисе тоеп алып бармыйлар. Элеккеге кебек үк, дотацияләр хисабына яшәп, кредиторлык бурычларын арттыручылар һәм өлкә үзәге белән финанс килешүләрен үтәмәүчеләр бар. Киләчәктә без моңа юл куймаячакбыз! Киресенчә, өлкә Хөкүмәте алдында муниципаль берәмлекләрне матди яктан кызыксындыру сәясәтен көчәйтү һәм якын киләчәктә бу максатка акча күләмен арттыру бурычы куйдым. Муниципалитетларның тотрыклы территориаль үсеше өчен җаваплы булган минэкономүсеш белән минфин каршында шундый бурыч тора”,- диде Алексей Русских.
Ул муниципалитетлар темасын дәвам итеп, 2024 елда районнарда сафка бастырылачак инфраструктуралы һәм социаль объектларны атап үтте.
Барышның чистарту корылмалары; Ундоры музее бинасы; Барыш районы Водорацкое авылында картлар һәм инвалидлар өчен махсус йорт-интернат; Николаевка районы Зур Чирекле авылында һәм Ульяновск районы Тетюшское авылында универсаль мәйданчыклы спорт комплекслары; Новоспасское район үзәгендә спорт инфраструктурасы һәм пансионы булган белем бирү комплексы; Троицкий Сунгур авылында ФОК әнә шундыйлардан. Моннан тыш, өч дистәгә якын дәүләт һәм авыл мәдәният учреждениесен модернизацияләү – яңарту күздә тотыла.
Алексей Русских үзенең чыгышын төгәлләп, болай диде:
“Тәкъдим ителгән бюджет, әлбәттә, идеаль түгел. Бүген без аның базалы формасын әзерләдек һәм киләчәктә ул сизелерлек дәрәҗәдә тулыланыр дип ышанам. Промышленность белән муниципалитетларга, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәмне арттырырга кирәк. Әлеге юнәлешләргә булышлык күрсәтү казна керемнәренең үсешенә китерәчәк. ЖКХ һәм сәламәтлек саклау тармакларын финанслауны арттыру, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ремонтлау һәм яңарту таләп ителә. Без моны аңлыйбыз һәм контрольдә тотабыз”.
Кирилл Шевченко.