Татар дөньясында
Казахстанның Семей шәһәрендә Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды
9 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә булды. Биредә Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды. Бюстның авторы – танылган скульптор, Россия Федерациясенең рәссамнар берлеге әгъзасы Винера Абдуллина.
Милли Шура рәисе чарага җыелган кунакларны сәламләп, күптән түгел Казанда югары дәрәҗәдә узган Казахстан Республикасы көне турында да сөйләде. Татарстан белән Казахстанның икътисад, мәдәният һәм сәнгать, туризм ягыннан ярдәмләшеп эшләүләрен ассызыклады.
- Без сездә I Халыкара Иртыш буе Сабан туен оештырдык. Киләсе елда Кокшетау шәһәренең 200 еллыгы. Без анда Республика Сабан туен үткәрергә планлаштырабыз. Без дус була беләбез – бу безнең көчле ягыбыз! – дип чыгыш ясады Васил Шәйхразыев.
Шулай ук чарада катнашучыларны Абай өлкәсе Акимы вазыйфаларын башкаручы Шалкар Байбеков сәламләде. Ул Казахстанның Россия, аерым алганда Татарстан Республикасы белән тыгыз хезмәттәшлеге турында сөйләде һәм киләсе елда Казанда Абай һәйкәлен ачу планлаштырылуын ассызыклады.
Муса Җәлил бюсты герой исемен йөрткән һәм күп кенә ватандашларыбыз яшәгән урамда урнаштырылган. Тиздән биредә яңа сквер да ачылачак. Чарага җыелган кунаклар булачак скверга тәүге чыршылар да утырттылар.
Бүгенге көндә Казахстан Республикасында Муса Җәлил исемен Астана, Алмата, Кокшетау шәһәрләрендәге, Төркестан өлкәсе Карасу авылындагы урамнар йөртә. Казахстан башкаласында ел саен яшьләр арасында Җәлил иҗатына багышланган республикакүләм конкурс үткәрелә.
“Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
10 ноябрь көнне күренекле милләтпәрвәр шәхес, милләт җанлы эшмәкәр, шагыйрь, композитор, җырчы, Татарстанның Атказанган артисты, Башкортстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең мактаулы энергетигы, Туймазы шәһәренең шәрәфле гражданины, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов үзенең гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Фәнир Гыйльметдин улын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев котлады.
Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның сәламнәрен һәм котлауларын җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Фәнир Галиовны котларга Туймазы районының Төмәнәк авылына Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин да килде.
Рөстәм Миңнеханов: “Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр!”
14 ноябрь көнне Казан шәһәренең “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә I Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышы узды. Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылып, “Тәрбия, белем, тел” дигән шигарь астында Россия регионнарыннан һәм шул исәптән Татарстаннан 800 татар теле укытучысын бергә җыйды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов форум делегатларын сәламләп мондый форматтагы җыеннарның халкыбыз өчен кирәк булуын ассызыклады.
– Күргәзмәне карагач, күңелдә тынычлык калды: милләтебезнең киләчәге якты. Россия күләмендә дә, Республикабыз күләмендә дә бу юнәлештә бик зур эшләр эшләнә һәм аның нәтиҗәсе бар. Киләчәктә дә шулай булсын иде. Безнең телебез безгә бик кирәк һәм аны саклауны үзебездән башларга кирәк. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп һәм укытучының роле бик зур. Укытучысыз булмый. Сезнең белән аралашуның без менә шундый формасын таптык. Алга таба да дәвамлы булсын иде. Барыгызга да саулык телим, үзегезне саклагыз. Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр!, – диде Татарстан Рәисе үзенең чыгышында.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов туган телне саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Чувашстан Республикасы Комсомол муниципаль округының Тукай урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Наил Зарипов, Төмән өлкәсе Тобольск шәһәренең 15 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сәет Хисмәтуллин бүләкләнделәр. Чувашстан Республикасы Батыр муниципаль округының 1 номерлы Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәкия Мтиевага, Саратов шәһәренең Советлар Союзы Герое Гаяз Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Идалия Насыйровага “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем тапшырылды. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәте Самара шәһәр округының «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизовка, Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы Сафаҗәй урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сара Сираҗетдиновага, Ульяновск өлкәсе Николаевка районының Зур Чирекле урта мәктәбе туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Нәсиха Яһудинага белдерелде.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге