“Солдатка посылка”
Зур Чирекле урта мәктәбендә “Солдатка посылка” акциясе үткәрү күркәм традициягә әверелде. Әлеге акциядә балалар, ата-аналар, педагоглар һәм мәктәп хезмәткәрләре актив катнашалар.
“Солдатка посылка” акциясен үткәрүнең төп максаты СВО – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларның сугышчан рухын күтәрүдән, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырышудан гыйбарәт. Күчтәнәчләр белән посылкалар, балаларның рәсемнәре һәм җылы эчтәлекле хатлары ир-егетләрнең кәефен күтәреп җибәрә, дошманга каршы сугышырга көч һәм дәрт өсти.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче солдатлар һәм офицерлар туган якларыннан килгән тәм-томнар – конфет, куертылган сөт, печенье, вафли белән чәй эчеп, туганнарын һәм якыннарын искә төшерәләр, балаларга һәм аларның укытучыларына, ата-аналарына рәхмәт әйтәләр.
Мәктәптә белем алучы һәр баланың посылка җыюда катнашу мөмкинлеге бар иде. Малайлар һәм кызлар посылкага хатлар һәм открыткалар да куйдылар. Алар анда солдат абыйларына Туган илне саклаулары һәм яклаулары өчен рәхмәт белдереп, исәнлек-саулык, уңышлар һәм тугрылыклы дуслар юлдаш булуын телиләр.
Балалар ерак җирләрдәге солдатларга посылка җибәреп, игелекле эшкә үз өлешләрен кертә алулары өчен горурлык хисе кичерәләр. Ә посылканы алган солдатларга икеләтә шатлык – алар үзләренең бала вакытларын искә төшерәләр һәм туган җирләрендә аларны онытмауларына, зарыгып көтүләренә чиксез сөенәләр.
Әлеге акция үсеп килүче буында халкыбыз, армиябез, Туган илебез белән горурлану хисе һәм Россиянең батыр, курку белмәс, кыю, тәвәккәл сугышчыларына охшарга тырышу теләге тәрбияли.
Г.И.Ягудина, Г.Җ.Мунзафарова, Н.Х.Темербулатова, И.И.Нугайбекова, Л.Я.Рахманкулова, А.М.Ягудина,
Зур Чирекле урта мәктәбе укытучылары.