Мәхәллә берләштерә
Засвияжье районының Московское шоссе урамындагы Ислам мәдәният үзәгенең күптән түгел генә яңартылган, заманча җиһазландырылган ашханәсендә Мәүлид бәйрәме узды. Анда татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре, эшмәкәрләр һәм СВОда катнашучыларның туганнары катнашты.
Күркәм мәҗлесне мәхәлләнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Әхмәтов Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку һәм сөекле Пәйгамбәребезне олуглап салаватлар әйтү белән башлап җибәрде. Безнең мәхәлләдә биш вакыт намаз уку, дин нигезләрен һәм татар телен өйрәнү, балага исем кушуга, никах укуга һәм мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуга бәйле дини йолаларны башкару өчен бөтен шартлар тудырылган, диде ул. Ә Ишеевка мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гиззятуллов Аллаһы Рәсүленең тормыш юлы, барчабызга да үрнәк булырлык әхлакый сыйфатлары турында вәгазь сөйләде. Ул милләттәшләребезне татар булуыбыз белән горурланып, динебез кушканча яшәргә өндәде һәм “Өмет” газетасын өйләребезгә яздырып алып укырга киңәш итте. Ульяновск шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин мәхәлләнең халыкка рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү юнәлешендә зур эшләр башкаруына соклануын белдерде. СВО зонасында хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар ярдәм җыеп озатуыгыз, алар белән тыгыз элемтәдә торуыгыз өчен аеруча зур рәхмәт, диде Дума җитәкчесе. Засвияжье район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов һәрвакытта да бергә һәм бердәм булулары, хәйрия акцияләрендә актив катнашулары, традицион ислам кыйммәтләрен киң җәмәгатьчеккә җиткерү буенча максатчан эш алып барулары өчен мәхәллә халкына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бүген әлеге мәхәлләдә тормыш кайнап тора, ул мөселманнарны берләштерә, диде Наил Хәсән улы. Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин яңа гына тернәкләнеп киткән Ислам мәдәният үзәгенең дини һәм дөньяви эшләрне бергә үреп алып баруын билгеләп үтте. Шушы көннәрдә генә мәхәллә карамагында татар теле курслары эшли башлады, төрле яшьтәге балалар анда бик теләп, ашкынып йөриләр, димәк, халкыбызның киләчәге өметле әле, дип ассызыклады мохтарият җитәкчесе. Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов әлеге Ислам мәдәният үзәгенең яхшы даны еракларга таралуы, халыкның аның эшчәнлеге белән кызыксынуы хакында сөенеп сөйләде. Засвияжье районы татар автономиясе һәм мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов Мәүлид бәйрәмен оештыруда катнашучыларга һәм милли-мәдәни чараларны үткәрергә ярдәм итүче эшмәкәрләргә рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Рөстәм Валеев, Руслан Кантемиров, Назыйм Миннибаев, Гадел Нигъмәтуллин һәм Хатәм Вәлитов – безнең даими спонсорларыбыз, диде ул. Ә шәһәребезнең “Тимер” компаниясе җитәкчесе Руслан Кантемиров бала-оныкларыбызны да үзебез белән мәчетләргә, татар бәйрәмнәренә алып йөрергә киңәш итте. Бала-оныкларыбызга мәчет юлын күрсәтеп, милли гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз белән таныштырсак кына динебезнең, халкыбызның киләчәге өметле булыр, дип саный милләт җанлы, иманлы эшмәкәр.
Бәйрәмдә катнашучылар күмәкләшеп салаватлар һәм тәкбир әйткәннән соң, мәхәлләнең уңган гүзәл затлары тырышып әзерләгән милли ашлар белән сыйландылар.
И.ИНСАФОВ.