1 октябрь - Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне
Хөрмәтле өлкән буын гражданнары, кадерле ветераннар! Бәйрәм уңаеннан ихлас котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз!
Бу безнең барыбыз өчен дә мөһим көн, ул күңел һәм җан җылысы, мәхәббәт һәм хөрмәт хисе белән тулган. Әниләребез белән әтиләребезне, әбиләребез белән бабаларыбызны искә төшергәндә, бездә нәкъ менә шундый хисләр барлыкка килә.
Бүген Ульяновск өлкәсендә 329 меңгә якын өлкән буын кешесе яши, шуларның 5 меңгә якыны 90 яшькә җиткән инде. Сез - традицияләр, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне төп саклаучылар, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен терәк һәм ярдәмчеләр.
Өлкән буын вәкилләренең күбесе бүген дә әле сафта, тирә-юньдәгеләргә көч-дәрт, энергия өстәп, хезмәт итүләрен һәм актив яшәү рәвеше алып баруларын дәвам итә. Өлкәбез һәм илебез үсешенә зур өлеш кертүегез, акыллы киңәшләрегез һәм тәҗрибәгез, белемегез белән бүлешүегез өчен без сезгә чиксез рәхмәтле.
Олы буын вәкилләренә ярдәм итү, сыйфатлы социаль һәм медицина хезмәте күрсәтү - безнең өчен өстенлекле бурычлар. Пенсионерларның тормышы уңайлы һәм җайлы булсын өчен без тиешле шартлар тудыруны дәвам итәчәкбез.
Кадерле өлкән остазларыбыз! Чын йөрәктән сезгә нык исәнлек, гаилә иминлеге, зур бәхетләр, тирә-яктагыларның рәхмәтле булуларын, игелек һәм актив, дәртле озын гомер телим.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.