Урманнар - милли байлыгыбыз

Губернатор Алексей Русских урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

“Без - Россиядә һәм Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр өчен урман чимал һәм ягулык чыганагы гына түгел, ул - илнең экономик куәтен, экологик иминлеген һәм хәтта халкыбызның мәдәни кодын тәшкил иткән милли байлыгыбыз. Ульяновск өлкәсе “Экология” илкүләм проекты кысаларында “Урманнарны саклау” федераль проектын тормышка ашыра. Һәм үзенең урман массивын ел саен тотрыклы рәвештә үстерүгә иреште. Без урман комплексының федераль дәүләт информацион системасын куллану буенча Россиянең өч пилот төбәге исәбенә керәбез. Бу уңышларга без, әлбәттә, гомерлек эшләренә гашыйк булган югары квалификацияле белгечләр тырышлыгы белән ирештек”,- дип белдерде Алексей Русских.

Губернатор хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар. Озак еллар дәүләт урманнары сагында торучы И.Р.Алиякберов урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамотасына лаек табылды.