Силикат каһарманы

Бу поэма автор уйлап чыгарган, абстракт төшенчәдәге әдәби әсәр түгел. Ул реаль вакыйгаларга корылган һәм конкрет тере герое гәүдәләндерелгән. Персонаж Ринат Маллямов Татарстанның Чүпрәле районы Шланга авылында туып үскән. 1972 елдан алып 40 ел артык Сенгилей районы Силикат бистәсендә “Ташлинский горно-обогатительный комбинат”та эшләп дан казанган ир-егет. Поэма кыскартып басыла.

Балачак

...Эш кушканда әнкәләре

Тормаслар бәхәсләшеп,

Өчесе дә тырыш, күндәм,

Үсәләр “тәгәрәшеп”.

 

Һөнәрләре аз белмәгән,

Кулларыннан килмәгән,

Аңа әйткәнне көтмәгән,

“Уйнап калыйк” димәгән.

 

Яшелчәләр үстерәләр,

Кош-кортлар үрчетәләр,

Ике малай бер йорт терлек -

Мал-туар симертәләр.

 

Әле очкычлар җыялар,

“Йортлар” өеп куялар,

Я бүрәнә, такталарга

Төрле рәсем уялар.

 

Нилфәткә дә эш җитәрлек:

Бакча - аның кишәрлек,

Үстерә оҗмах гөлләре -

Күреп һушың китәрлек.

 

Укырга кергәч, мәктәптә

“Бишкә” белем алдылар,

Һәрбер фәннең асылына

Үзләре юл ярдылар.

 

Алар белмәгән эше юк,

Җитешмәгән төше юк,

Авылда бу өч балага

Сокланмаган кеше юк.

 

“Йөзек кашы” ананың

Икенче ул бигрәк өлгер,

Тузанны да тиз күрер,

“Үз дигәне”н булдырмаса,

Йөрәге - кара күмер.

 

Укыганын йотып алыр,

Очканын тотып алыр,

Сөрлексә, ятып калганчы,

Шартлатып “атып” калыр.

 

Җитди, кырыс алсу йөзе,

Уттай көйдерә күзе,

Калдырмас ике сөйләргә -

Чаң каккандай һәр сүзе.

 

Әнисенең “йөзек кашы” -

Корычтай нигез ташы,

Бүгенге телгә күчерсәк,

Компьютер - аның башы.

 

Үтте еллар, акты сулар,

Шактый үрләде буйлар.

Сигез сыйныф тәмам быел,

Тартыр кайларга уйлар?

 

“Уку йортына барасы,

Тирән белем аласы,-

Ринатта карар катгый:

Көтә Буа каласы”.

 

Шланга* - Буа* арасы -

Айлап түгел барасы.

Шунда омтылган теләкне

Юктыр басу чарасы.

 

...Имтиханнар тапшырылды,

Хыялга ашкынылды,

Егетнең тәүге максаты

Тормышка ашырылды.

 

Гыйлемгә омтыла егет...

Вак-төяк уйлар түгелде,

Күңел зурга үрелде:

Ринат фәннәр дөньясына

Баштан-аяк күмелде.

 

Өстәлендә тау-тау китап,

Укый йотлыгып, сусап,

Сала системага барсын -

“Тормасын башны бутап”.

 

Кай нәсел сыеры сөтлерәк,

Нинди маллар итлерәк,

Сырхауларга бирешмәслек

Кайсы токым көчлерәк?

 

Ничек аларны карарга,

Нинди дару табарга,

Хайваннар да кеше кебек -

Белү кирәк ярарга.

 

Ринат шундый уйда булды,

Һәр көне шулай туды,

Китапларга салып башын,

Өстәл читендә кунды.

 

“Маллямов кулы кирәк”

Уку беткәч, чакырдылар:

Тиздән “Себер китәсе” -

Көмеш Байкал чикләрендә

Хәрби хезмәт үтәсе.

 

...Җайлы башланды бу хезмәт,

Күрсәтәләр зур хөрмәт.

Гади авыл малаенда

Әллә бармы бер хикмәт?

 

Армиягә күнекмәгән,

Өйрәнеп тә җитмәгән,

Командирлар тарафыннан

Килде әмер көтмәгән.

 

“Прапорщиклар җитешми,

Ялланганнан эш пешми,

Салпы яктан бер рота

Һаман тәнкыйтьтән төшми.

 

Кем лаеклы аңа терәк?

Көчле сержант бит сирәк.

Старшина булырга тик

Маллямов кулы кирәк”,-

 

Диештеләр, сөйләштеләр,

Үзара киңәштеләр,

Йөкләргә яңа вазыйфа

Маллямовны дәштеләр...

 

Өч взводта йөзләп солдат

Йөри тәкәббер атлап,

Берсеннән-берсе чи нахал,

Ринатны карый “капшап”.

 

“Дед” дигәннәре җыя да,

“Таяк бутый” ояга,

Тик старшина тюфяк түгел -

Сугылдылар кыяга.

 

Гайрәтләре тиз сүрелде

(Кырыс чара күрелде),

Корыч куллы “татарин”га

“Дуслык” кулы үрелде.

 

Сугышчан әзерлектән дә,

Тәртип, өлгерлектән дә

Рота юлга тиз салынды,

Чыкты мәкерлектән дә.

 

Әнисе Лилияне югалту

Шулай уңышлар килгәндә -

Рота өчен көйгәндә,

Кайтырга туган якларга

Вакыт җитә дигәндә,

 

Почтальон хатлар өләшә:

“Авылың ашыгыч дәшә,

Әниең алмый сөйләшә,

Үлем белән көрәшә”.

 

Шуннан соң ниләр булганын -

Ринат һушын җуйганын,

Кырык биш яшьлек әнисен

Салкын гүргә куйганын

Яза алмыйм, язмыш - пычак

Аны тагын суйганын.

 

...Зиратка кабат күз салды,

Кайнар яшьләре тамды.

Иркутск шәһәренә

Зәңгәр күктән юл алды...

 

Әллә ни күп тә үтмәде -

Ярты ел да җитмәде,

Кайтып газиз Шлангага,

Салды солдат чикмәнен*.

 

Авылда нур сүнгән кебек,

Һәр нәрсә түнгән кебек,

Хәсрәттә, гүя, барчасы,

Әнкәсен күмгән кебек.

 

Киткәненә әллә бик озак?

Йорты да - салкын тозак,

Җан иясе юк өендә -

Ишектә бикле йозак.

 

Ринат бер тимер тапты,

Бикне каерып атты,

Гөрләшеп үскән өенең

Түренә кереп катты.

 

Күпме торгандыр ул басып,

Әрнеп, моңланып, ярсып,

Килә өметсезлек посып...

Гәүдәңне хет куй асып.

 

Ташкан йөрәк кенә белә:

Аунап елыйсы килә;

“Елау егет эше мени? -

Яшьнәп яшисе килә!”

 

Силикат тартты күңелне...

Бу бистә соклангыч икән,

Кыйгач урманлы икән,

Эшлим, яшим дигәннәргә

Иркен, колачлы икән.

 

Урман буе - муллык юлы:

Гөмбә, җиләкләр тулы,

Балык дисәң, батырып ал,

Күлләре тирән сулы.

 

Аңлый егет ашыгасын,

Зур эшкә ашкынасын,

Бирделәр экскаватор -

Җир казу машинасын.

 

Солдат - булдыксыз ир түгел,

Эше - ювелир түгел,

Аның өчен күп катлаулы

Самолет* та сер түгел.

 

Куйсыннар шырпы тартмасын

(Күздән генә качмасын) -

Ковшигының чите белән

Ябып куяр капкачын.

 

Бер урамнан җир бирделәр,

“Йорт төзи тор”, диделәр,

Кулыннан гөл түгелгәнне

Әллә кайдан күрделәр.

 

Умарталар алып куйды,

Йортны да салып куйды,

Әмма бер көн бәла төште:

Уң кулын төптән җуйды.

 

Әрнү үзенекен итте:

Тәне черүгә китте,

Кысылды соңгы сулышлар -

Хәлләр үлемгә җитте.

 

Шул чак морфий - укол алды,

Бераз йокыга талды,

Күпмедер мизгел эчендә

Хәйран төш күреп калды:

 

Җеназада ята, имеш,

Тик үзе - вафат, имеш,

Күтәреп бара күп ирләр

Зиратка таба килеш.

 

Капкага җитәр чагында,

Нәкъ зиратның чатында

Чыгып баскан ак кәфеннән

Әнисе. Юл сагында.

 

Телгә килде дә ул шунда,

Әйтте гайрәтле тонда:

“Әле бигрәк иртә, улым,

Сиңа килергә монда!”

 

Менә хикмәт: күп үтмәде -

Черү тирән китмәде:

Өзелеп сөйгән гомереннән

Аллаһы мәхрүм итмәде.

 

Савыкты, басты аякка,

Кирәк түгел таяк та,

Тик тотар кулың булмагач...

Язмыш куар кай якка?

 

Карурман шаулый карьерда

Һөнәрлене, диләр, үлмәс,

Ә һөнәрсез көн күрмәс -

Ринат өчен бу гыйбарә

Ничек кенә тиң килмәс!

 

Сырхау качты. Саулык кайтты.

Аңа якты таң атты.

Яңа Черкасскида укып,

Мастер һөнәрен “тапты”.

 

Хәзер - күпләрнең остазы:

Карьер ачу остасы.

Озак та үтми дан алды ул:

“Комбинатның тоткасы!”

 

Кул астында - йөзләп кеше,

Тик эштә юк дус-ише.

Һәркайсына куйган бурыч

Җитәлгән хәтле көче.

 

Гектарлап җирләр казыла -

Көн-төн карьер ачыла,

Йөзләрчә чит илгә хәтле

Кварцлы ком озатыла.

 

План - задание үтәлсен:

Ком тоткарсыз китәлсен -

Җитмеш мең тонна ай саен

Алучыга җитәлсен.

 

Комбинат тимер юллары,

Эшелон, вагоннары,

Хезмәт күрсәтә аларга

Маллямов уңганнары.

 

Һәрбер эш төгәл үтәлә,

Кремль сәгатедәй,

Миллионнар керә казнага,

Ходаның шәфкатедәй.

 

Казыла карьер, казыла,

Әллә кая ташыла,

Өч катлы йорт күренмәслек

Төшеп җитә ташына.

 

Әрәм кала күпме җирләр,

Тик түрәләр “күрмиләр”,

Маллямовның карарына

Никтер ихлас бирмиләр.

 

Ә егетнең максаты зур:

Наратлар утыртмакчы,

Тирән карьер кочагында

Карурман булдырмакчы.

 

Оршылса, оршылып калды -

Максатына юл алды:

Кайтарып үсентеләрен,

Урманга нигез салды.

 

Карьер мастеры камытын

Утыз ел киеп тартты,

Котлован хасил иткән җир

Унбиш гектардан артты.

 

Шаулыйлар хәзер карьерда

Йорттан биек наратлар,

Карурман ич! Керү кирәк

Алны-артны караклап.

 

...Каһарманы Силикатның

Бүген лаеклы ялда,

Изгелек кылды гомергә,

Тарих сөйләрлек алда.

Шланга* - Чүпрәле районының Р.Маллямов туып үскән авылы.

Буа* - бу шәһәрдәге ветеринария техникумы күздә тотыла.

Солдат чикмәне* - читләтеп әйтелгән “шинель” сүзе.

Самолет* - егет чагында Ринат аэроплан ясый. 200 метрга якын очып, төшеп җимерелә.

Сәгыйть БӘДРЕТДИНОВ.