Карт әбисен коткарган

Яңа ел алдыннан 17 яшьлек Рената Хасанова үзенең карт әбисен пожардан коткарган!

17 яшьлек Рената Хасанова фидакарьлек һәм тәвәккәллек күрсәтмәсә, Яңа ел бәйрәме Чынлы районы Кәшә авылы халкына фаҗига, кайгы китергән булыр иде.

Кыз бала 31 декабрь иртәсендә йокыдан уянганнан соң, өйләрендә төтен исен сизеп ала. Ул озак уйлап тормыйча, үз аяклары белән йөри алмаган карт әбисенең бүлмәсенә йөгереп керә һәм 92 яшьлек карчыкны җитәкләп урамга, саф һавага алып чыга. Шуннан соң гына әле Рената күршеләренә йөгерә һәм пожарныйларны чакыртуларын сорый.

88-ПЧның дежурда торучы каравылы санаулы минутлар эчендә килеп җитә. Ул чакта ут йортны тулысынча ялмап алган була инде. Янгын сүндерүчеләр башта каралты-курага электр энергиясе килүне туктата, аннары автоцистернаны пожар гидрантына тоташтыралар. Шул арада мәрхәмәтле, ярдәмчел күршеләре карт әбине куркынычсыз урынга күчерергә һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырырга өлгерә. Цильна һәм Зур Нагаткино янгын-коткару частьләренең дежурда торучы каравыллары да санаулы вакытта килеп җитеп эшкә керешәләр. Янгын сүндерүчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ут ялкынының күрше йортларга күчүенә чик куела. Дәүләт пожар надзоры хезмәткәрләре янгынның сәбәбен ачыклаганнар: пожар йортның чарлагында кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.

Ул көнне Рената Хасанованың тәненең бер өлеше пешә. Авыл халкы кызның эш-гамәле турында сокланып сөйли һәм аның белән чиксез горурланалар.  Бернинди геройлык та эшләмәдем, шундый ситуациягә эләккән һәрбер кеше минем кебек эш итәр иде дип уйлыйм, ди Рената.

Хәзерге вакытта Рената Хасанова Ульяновск шәһәренең 55 нче урта мәктәбендә белем ала. Укытучылары һәм сыйныфташлары фикеренчә, катлаулы ситуациядә югалып калмыйча, тәвәккәллек күрсәткән өчен Ренатага дәүләт бүләге бирелергә тиеш.