Ир йөрәген биреп иленә

Азат Вахитовны туып үскән, бар язмышын шунда бәйләгән Чүпрәле районында гына түгел, Татарстан башкаласы Казанда да, ут күршесе Ульяновск өлкәсендә дә бик күпләр белә. Кемнәргәдер ул бөтен гомерен төзелеш хезмәтенә багышлаган төзүче һәм шуның чирек гасырга якын зур төзелеш оешмасын әйдәп барган талантлы җитәкче сыйфатында мәгълүм булса, соңгы ике дистәдән артык вакыт арасында күп кенә милләттәшләребез йөрәгенә киң диапазонлы, нәзберек хис-тойгылы шагыйрь һәм язучы да буларак кереп урнашты. Күңелендә бер генә көнгә, сәгатькә дә иҗади дәртен, эшчәнлеген сүндермәгән Азат Вахитовка бу көннәрдә 70 яшь тула. Ошбу язмам шушы фидакарь, мөхтәрәм зат хакында.

Мөхәрәм ага варисы

Ульяновскидан Канашка таба барганда, Чүпрәле Борындык юлы белән кисешкән җирдән 5-6 чакрымнан соң Яңа Кәкерле тукталышы бар. Шуннан сул якта авыл үзе дә күренеп тора. Ун-унбиш минутлар гына атлыйсы. Кече Карлы дип аталган сай сулы, тар гына елгачыкның бормалы кочагында уйсулыкка сыенып утырган ул. Бу тирәдән миңа илле еллар буе узып йөрергә туры килде. Беренче күргән чакларымда ук Яңа Кәкерленең бик матур булып, тиз төзелеп, яңарып килүенә соклана идем. Бүтән авыллар белән чагыштырганда, яңалык, заманчалык күзгә бәрелеп торды. Моннан 35 еллар элек, Чуашстан Республикасы Батырга барышлый, шул авылның Әлфрит исемле бер егете белән автобуста танышып киттек. Минем шул хакта фикерләремне тыңлап бетергәч, юлдашым, шатлыклы көлемсерәп, сөйли башлады:

- Ул йортларны үз авылыбызның балта осталары төзи. Дүрт-бишәүләп алар. Бригадирлары - Мөхәрәм абый. Вахитов фамилияле. Алтын куллы ир. Нигездән алып түбәсенә кадәр ясап бирәләр. Хуҗа сораса, мичен, морҗасын да торгызып калдыралар. Такта-куралары булса, йорт-капкаларын да бастыралар. Колхозның терлек абзарларын, амбарын да алар төзеде. Яңа Кәкерледә Мөхәрәм абый һәм браты Рәхимҗан кулы «кермичә» төзелгән бер генә өй дә юк. Энеләрен, олы малае Азатын да, үз янына алып, эшкә өйрәтте ул. Азат абый аның юлыннан китте. Югары белемле төзүче. Районда зур төзелеш оешмасының директоры. Үзегез дә белә торгансыздыр әле. Әтисенең варисы ул хәзер.

Ульян җирен туган яктай күреп…

Юк, яшермим, белми идем мин Азатны. Югарыда язып үткән автобустагы сөйләшү дә исемә төшмәгән булыр иде, шәт. Тик моңа көтелмәгән сәбәп килеп чыкты. 2015 елның ахырында булды бу. Ульяновск шәһәренең Нариманов проспектында урнашкан Татар мәдәният үзәгендә милләттәшләребезгә яңа китап тәкъдим итү мәҗлесе үткәрелде. Кичәгә мин дә чакырулы идем. Диварлары сынлы сәнгать һәм тарих экспонатлары белән бизәлгән, телевидение, микрофон җайланмалары белән җиһазландырылган фойе кунаклар белән шыгрым тулы - илледән артык кеше: шагыйрьләр, язучылар, үзешчән артистлар, матур әдәбият сөючеләр. Ульяннан гына түгел, йөз, өч йөз чакрымдагы аралардан – Казаннан, Мәләкәс, Иске Кулаткы, Николаевкадан, Чүпрәле төбәгеннән хәтле килгәннәр. Аларны ыспай кыяфәтле, өске иренен яшереп торган киң, йомры мыеклы, куе кара кашлы, карап торышка, 50-55 яшьләрдәге интеллигент ир, ишектән керә-керешкә исәнләшеп, кул биреп каршы алды. Мәҗлес рәсми төстә башлангач, өлкәбезнең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин сәхнәдән бу ирне Татарстандагы Чүпрәле районының төзелеш оешмасы директоры һәм безгә тәкъдим ителгән «Дөньялыкта үзем сунарчы» исемле китап авторы дип таныштырды. Уникеләп кеше чыгыш ясады. Барысы да авторны яхшы белүчеләр икән. Яңа җыентыкка, аның иҗатына югары бәя бирделәр. Димәк, фойеда утыручыларның күбесе Азатның күптәнге дуслары, дип уйланып куйдым мин, үзем өчен оялып. Бу очрашуда миңа тагын шунысы мәгълүм булды: Ульяновск төбәге, аның кешеләре белән Вахитовның тыгыз элемтәсе Ульяновскиның төзелеш мастерлары әзерләү мәктәбендә укыганда ук башланган икән. Ә соңрак шактый объектлар төзегән ул биредә. Менә ни өчен Сембер җирен туган ягы кебек якын күреп яши икән Яңа Кәкерле егете.

Үрләр арты таулар яулап

Кыя тауга менәм ашкынып,

Авырлыкның чыдыйм барсына.

Йөрәгемә дәшәм ышанып:

Түз генә син, бары ярсыма.

Тирән уйлар чишмәсенең төпкелендә еллар буе ургылып яткан бу фикерләрен кайчан әйтте икән Азат йөрәгенә? Беренче хезмәт юлын Казан моторлар төзү заводы, Буа филиалының 55 нче цехында токарь булып эшли башлагач та түгелдер. Шулай ук мәркәзебезнең төзелеш техникумында укыган елларында да башына килмәгәндер. Бәлки, Казан инженерлык-төзелеш институтында гыйлем кыя-тауларын «кимергәндә»дер? Һәрхәлдә, дипломлы инженер булып, үзе киң колачлы хуҗалыкара төзелеш оешмасын җитәкләп, эре-эре объектлар төзегәндә «сөйләшкәндер» ул, дип уйланам мин. Әнә бит Чүпрәле районының Иске Кәкерледәге мәдәният йорты һәм ике катлы заманча, барлык таләпләренә туры китереп эшләнгән балалар бакчасы, Мунчәли, Чуваш Чүпрәлесе, Татар Бизнәсе авылларындагы 240 укучыга исәпләнгән мәктәпләрнең һәр проект сызымы, һәр кирпече дигәндәй, аның башы, исәпләү-тикшеренүләре аша үткән. Кирпеч кую, плита-блоклар салу, эшне оештыру гына түгел, һәр тагарак цемент, известь измәләренең сыйфаты да директор контрольлегеннән читтә калмагандыр, әлбәттә.

Бүген дә район үзәге һәм авылларының яме булып, әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп торган шактый объектларны санап китәргә була. Иске Чүпрәледәге күп профильле техникумның ике тулай торагы, шул якларның төзелеш тарихында иң беренче буларак, тимер-бетон субайлар кагып салынган. Республика Хөкүмәтенең социаль программасын тормышка ашырып, сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен районның һәрбер авылында диярлек 18 йорт төзелгән. Яшь кадрлар гаиләләренә 12 йорт сафка бастырылган һәм искеләре яңартылган.

Вахитов җитәкчелегендәге төзелеш оешмасын Ульяновск өлкәсенә дә еш чакырганнар. Чынлы районы Иске Алгаш авылында мең тоннадан артык ашламалар һәм химик материаллар сыйдырышлы складны, Яңа Алгашта яңа заман проекты буенча урта мәктәп бинасын Чүпрәле егетләре ремонтлап биргән. Азат Мөхәрәм улының хезмәт коллективы Казан җитәкчеләренең күңеленә дә хуш килгән. Әйтик, «Татагропромстрой» берләшмәсенең генераль директоры И.М.Закиров «Региональ төзүчеләр оешмасы»на яңа бина төзегәндә нәкъ менә Чүпрәле төзүчеләренә ышанып тапшыра. Алар шунда ике елдан артык төзелеш эшләре алып бара. Чөнки чүпрәлеләрнең һәр эшне тирән җаваплылык, намус белән, төзелеш норма-кагыйдәләренә, архитектура таләпләренә хилафлык кылмыйча башкаруларында шик тумаган аларда.

Барлык авырлыкларга чыдап, үрләр арты кыя тауларга ашкынып менүе һәм йөрәгеннән түземлек соравы, иртә агарган чәчләрнең билгесе дә нәкъ шушы елларына туры килгәндер, мөгаен.

Авылга тарткан көчләр…

Китабын тәкъдим итү мәҗлесе тәмамлангач, Азат минем белән аерым килеп күреште.

- Райондашлар икәнбез. Әлегәчә күрешү насыйп булмаган. Сезне авылыгызның хуҗалык җитәкчесе сөйләве буенча гына белә идем. Ул үзе дә биредә әле,- дип, китәргә киенеп торучы Равил Бикчуровка ымлап күрсәтте.

Шуннан бирле якташым белән элемтәбез өзелгәне юк. Аның тормыш юлы турында азмы-күпме мәгълүматлар да тупладым. Ульяновск каласына еш килеп йөри. Милләттәшләребез белән үткәрелүче бер генә әдәби, мәдәни һәм сәнгати чарадан да читтә калганы юк, дисәм дә ялгышмам. Без тагын 17 нче милли китапханәдә күрештек. Өлкәбез язучыларының шигырь, хикәяләреннән тупланган «Сембер язлары» альманахын тәкдим итү буенча очрашуга җыелган идек. Ахырдан сөйләшеп тордык. Мин Азатка күптән уемда йөргән соруларымны юнәлттем:

- Ярыйсы ук төпченеп белүемчә, син - кече яшьтән төзелеш эшенә гашыйк кеше. Бу өлкәдә белемең, сәләтең дә бик егәрле икән. Хәтта армиядә чагыңда ук синең хәрби төзү бригадасына континентара баллистик ракета шахталарын реконструкцияләү эше йөкләнгән булган. Командованиеңнең ышанычын аклагансың. Гәрчә, төзүче-мастерлыкка белемең дә ике елдан артмаган килеш. Армиядән соң Казанда төзелеш техникумын, институтын әйбәт тәмамлагансың. Татарстандагы зур оешмаларга дәрәҗәле урыннар тәкъдим итеп чакырсалар да, ризалашмыйча, Чүпрәледә эшләп калгансың. Нәрсә тартты сине шул хәтле авылга?- дидем мин аңа, беренче соравым итеп.

- Сөйләп торсам, озаккарак китәр, Сәгыйть абый. Китапларымда ул темага кагылышлы шигырьләр байтак язылды. Вакыт табып, шуларны укый алсаң, һичшиксез, мине аңларсың,- диде Азат, хәтта исемнәрен дә атап.

Чыннан да, ялгышмаган ул. Ышандырмаслык түгел шигырьләр. «Туган ягым - изге бишегем» шигыре генә дә ни тора! Азат кебек үтә нечкә күңелле, туган җирен үлеп яраткан ир-егет аны ташлап китә аламы соң?!

Ир йөрәгеңне авыл җирендә яшәп тә,

Ил файдасына биреп була бит,- 

диде Вахитов соңрак, биек карьераларга, капчыклап акчаларга омтылып, мегаполиста гомер итмәвенә һич кенә дә үкенмичә.

Алтын, көмешләргә табынмадым,

Муеныма чылбыр элмәдем.

Ялтыр-йолтыр килгән асыл ташлы

Йөзекләр дә алып кимәдем.

Азатның йөрәк түреннән ярсып чыккан һәм шигъри юлларга әверелгән бу изге фикерләр карьеристлар һәм мал кортларының теленнән дә әйтелмидер, каләм очыннан да төшмидер.

- Кырык елдан артык син – төзелештә. Шуның 25 елга якыны - директор вазыйфасында. Беләм: ялың да, йокың да аздыр. Ә соңгы елларда ике китабыңны укыдым. Газеталардан шигырь, хикәяләрең белән танышып барам. Нәшриятләрдә дә ике җыентыгың чыгарга әзерләнеп ята икән. Кайчан кереп киттең син әдәби – иҗади эшчәнлеккә?- дип бирдем мин Вахитовка икенче соравымны.

- Мәктәп елларыннан бирле. Гомер буе. Әз генә буш вакытым килеп чыккан саен. Тик бастыру чараларын гына эзләмәдем,- диде Азат, кыска гына итеп.

Шигырьләрем минем – гөл түтәле,

Кемнәргәдер бик тә якын ул.

Ә кемгәдер –“чәнечкеле чәчәк”,

Көйдерерлек кайнар ялкын ул.

Менә бу урында каләм остасының иҗади эшчәнлеген анализлау бик мөслихәт булыр иде. Хәер, күз салып кына булса да. Чөнки тирәнгәрәк кереп язу өчен газета битенең чамалы булуы комачаулый. Шулай да, Вахитовның китапларында һәм “Сембер язлары” альманахларында басылган бер-ике шигырен искә алып үтми мөмкин түгел.

Мәгълүм ки, Азат төзүче һөнәрен үзенә гомерлеккә сайлап алган. Бу һөнәр дөнья беткәнче искермәячәк. Шигъри юллары белән дә укучыларына шуны тәкърарлый һәм аңа дан җырлый ул:

Төзелешкә гашыйк кешемен мин,

Сайлап шушы авыр һөнәрне.

Без төзегән йортлар, биналар

Сокландырмас икән кемнәрне.

(“Гомерем агышлары”).

Матур әдәбият сөючеләр арасында үткән гасырдагы мәшһүр классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” повестен укымаганнар сирәктер. Азатның “Дөньялыкта үзем сунарчы” китабында да беркүпме аһәңдәш “Алмачуар язмышы” исемле баллада бар. Ни хәтле каты күңелле кешеләр дә аны күз яшьләрен тыеп торып укый алмаслардыр, дип уйлыйм. Сынамышка бер генә куплетына игътибар итик:

Атларда да кеше язмышлары,

Аермасы бик аз, нибары –

Кешеләрне кеше кыерсыта,

Ә атларны - кеше куллары.

Ә инде авторның шактый олыгайгач язылган “Улыма” дигән шигыре, чын мәгънәсендә, васыять булып яңгырый. Һич шигем юк, андагы җан тетрәткеч үтенечләр Җир шарындагы барча ата-аналар тарафыннан озак гасырлардан соң да балаларына васыять итеп калдырылачак:

Җеназамны күтәр кулларыңа,

Соңгы юлга мине илткәндә.

Ләхетемә иңдер үзең төшеп,

Мәңгелеккә күчеп киткәндә.

(“Сембер язлары”).

Әйе, үзе әйтмешли, ир йөрәген биреп гомере буе Туган иленә, халкына хезмәт иткән ветеран, Татарстанның атказанган төзүчесе, Чүпрәле районының 90 еллыгы медале, Россиянең “Төзүче даны” күкрәк билгесе, Россия Төзүчеләр союзының “Төзелештәге казанышлары өчен” ордены кавалеры, Татарстан Журналистлар союзы әгъзасы, Зәки Нури, Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр лауреаты Азат Вахитовның шигырь-хикәяләре, очерклары киләчәк буыннар өчен гыйбрәт алып укырлык васыятьләрне хәтерләтә. Чөнки алар йөрәгендә тамыр җәйгән тирән кешелеклелек, шәфкатьлелек һәм гаделлек орлыкларыннан бөреләнеп үскәннәр.

Сәгыйть БӘДРЕТДИНОВ,

СССР һәм Россия Журналистлар союзы әгъзасы.

Ульяновск-Чүпрәле.