27 январь – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат иткән көн

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр, кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинградны саклаучылар!

Сезне истәлекле вакыйга – Төньяк башкаланы фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 79 еллыгы уңаеннан котлыйм.

Невадагы шәһәр 900 көнгә якын илдән киселгән килеш яши, аның халкы алда нәрсә көткәнен белми, әмма йөрәк түрләрендә, күңелләрендә өмет-ышанычны саклый. Әлеге мөһим дата шәһәрне азат итү өчен көн саен көрәшкән ленинградлыларның рух ныклыгы, сугышчыларның тиңдәшсез батырлыгы турында һәрвакыт искә төшереп тора. Без аларның батырлыгын онытмыйбыз, хәтерлибез һәм чын, дөрес тарихны саклап, буыннан-буынга тапшырачакбыз.

Бүген Ульяновск өлкәсендә Ленинградны оборонада тотуда катнашкан дүрт ветеран һәм блокадалы шәһәрдә көн күргән 42 кеше яши. Без аларның җиңүгә ирешү хакына чын фидакарьлек күрсәтүләрен исебездә тотабыз һәм үзләренә бөтен яктан ярдәм һәм булышлык күрсәтергә һәрвакыт әзер булуыбызны белдерәбез.

Кадерле ветераннар! Сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.