Иң яхшы кешеләр – Мактау тактасында

Губернатор Алексей Русских Ульяновск өлкәсенең 80 еллыгы уңаеннан регионның социаль-экономик үсешенә зур өлеш кертүче якташларыбызга дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“Ульяновск өлкәсе үсеш алган экономикага ия, аның киләчәктә дә үсеш юлыннан атлау өчен зур потенциалы – мөмкинлекләре бар. Безнең төбәк вәкилләре бик тә дәрәҗәле булган төрле мәдәни, белем бирү, профессиональ һәм спорт конкурсларыннан даими рәвештә җиңү яулап һәм призлы урыннар алып кайталар. Аграрийларыбыз менә берничә ел рәттән өлкә кырларыннан рекордлы уңыш җыеп ала. Юллар төзелә һәм торак пунктлар төзекләндерелә. Кыскача әйткәндә, бернинди авырлыкларга да карамастан, иҗтимагый-экономик тормыш кайнап тора. Һәм моңа без сезнең һәм иптәшләрегезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешәбез”,- дип ассызыклады Алексей Русских.

Регион башлыгы 2022 елда өлкәнең экономик, социаль, фәнни-техник һәм мәдәни үсешендә югары күрсәткечләргә ирешкән якташларыбызга “Ульяновск өлкәсенең иң яхшы кешеләре” Мактау тактасына кертелү турында таныклыклар тапшырды. Губернатор кулыннан таныклык алучылар арасында берничә татар кешесе дә бар иде.

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылыннан Гакыйль Шакир улы Гайнетдинов бөтен гомерен туган авылына, кырда икмәк үстерүгә багышлаган. Бүген ул “Нива” ширкатендә механизатор булып эшли. Үз эшенең чын остасы урак өстендә “АСROS-585” комбайны штурвалы артына утырып, туган авылы басуларында ашлык суктыра. Ел саен югары күрсәткечләргә ирешеп, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Хезмәт батыры авыл мәдәният йорты карамагында эшләп килүче “Бердәмлек” халык театры репетицияләренә йөрергә дә мөмкинлек таба. Ул дистәгә якын спектакльдә төп рольләрне башкарган. Хәзер инде сәхнәдән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, ди үзешчән артист.

Рафаэль Абдләхат улы Мардеев – Әфган сугышының утлы юлларын узган батыр йөрәкле милләттәшебез. Бүген ул Әфган сугышы инвалидлары Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Ульяновск өлкә бүлекчәсенә җитәкчелек итә. Мәктәп укучыларына һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатында күп тырышлык куя. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда һәм аны алгы сызыкка илтеп тапшыруда актив катнаша. Мобилизация буенча киткән ир-егетләребез белән тыгыз бәйләнештә тора. Якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә хәйриячелек ярдәме күрсәтә. Ульяновск өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы буларак та билгеле. Палата утырышларында хәрби хезмәткәрләрне борчыган мәсьәләләрне кабыргасы белән куя.