Атказанган укытучы

Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Павловка районының Почетлы гражданины Мансур Мирзаҗан улы Ахмеровның 70 яшьлек юбилее.

Ульяновск өлкәсенең 80 еллыгы алдыннан Павловка районы башлыгы Шамил Абуталипов һәм район хакимияте башлыгы Анна Мочалова атказанган укытучы Мансур Мирзаҗан улы Ахмеровны юбилейлы туган көне уңаеннан котладылар.

Мансур Мирзаҗан улының тормыш юлы, хезмәт еллары Павловка районының мәгариф системасы белән бәйләнгән. Ул 25 елдан артык Татар Шмалагы авылы урта мәктәбенә җитәкчелек итә. Актив гражданлык позициясенә ия шәхес буларак, дүрт тапкыр депутат булып сайлана.

Тормыш иптәше Гөлҗиһан Мәхмүт кызы белән матур гына яшәп, ике бала – кызлары белән улларын тәрбияләп үстергәннәр.

Тынгысыз йөрәкле Ахмеровлар хәзер инде лаеклы ялда булсалар да, район һәм авылның җәмәгать тормышында актив катнашалар.