40 ел - мәдәният өлкәсендә

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты директоры, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль Хәсән улы Шакуровның культура тармагында эшли башлавына 40 ел булды.

Гакыйль Шакуров – Ульяновск культпросвет училищесын һәм Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлаган профессиональ белгеч. Үзенең хезмәт юлын Әбдери авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе сыйфатында башлап җибәрә. Ә туган авылы Урта Исәнтимердә мәдәният йорты директоры булып эшли башлавына быел төп-төгәл 40 ел тула.

Милли мәдәниятебез һәм сәнгатебез өчен җан атып яшәүче Гакыйль Шакуров тырышлыгы белән авыл культура йорты канаты астында “Бердәмлек” халык театры, “Айгөл” балалар фольклор ансамбле, “Язгы моңнар” вокаль ансамбле, “Якты юл” ветераннар коллективы, Актив озак яшәү үзәге уңышлы гына эшләп килә. Тирә-юньдә дан казанган Халык театры барлыгы илледән артык спектакль куярга өлгергән инде. Музыкаль спектакльләргә җырларны Гакыйль Хәсән улы үзе иҗат итә. Ул күп шагыйрьләр белән хезмәттәшлек итүче үзешчән композитор да бит әле. Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге әгъзасы буларак билгеле. Аның җитәкчелегендәге сәнгать коллективлары Ульяновск һәм Самара өлкәләре, Татарстанның Нурлат, Әлки районнары сәхнәләләрендә чыгыш ясый, район һәм өлкә күләмендәге бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмый. Фестиваль һәм конкурслардан һәрвакытта да призлы урыннар, дипломнар алып кайталар.

Гакыйль Хәсән улы – Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем иясе, Ульяновск өлкәсенең “Браво, Маэстро” иҗади премиясе лауреаты. Милли мәдәниятебез һәм сәнгатебез үсешенә зур өлеш кертүе өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты һәм “Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән.

Бөтен гомерен мәдәният өлкәсендә хезмәткә багышлаган Гакыйль Шакуровны чын күңелдән котлыйбыз һәм озын гомер, сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.