Олуг юбилеегыз белән!

С.Ш.Бәдретдиновка – 80 яшь!

Гыйззәтле Сәгыйть Шиһабетдин улы!

Тиздән, 1 февральдә, Сезгә 80 яшь тула. Бу дата тирән символлылыкка ия. Чөнки нәкъ 80 ел элек Сез дөньяга килеп берничә сәгать үтүгә Совет гаскәрләре бөек Җиңү яуладылар: Идел ярларында һәм Сталинградның үзендә ярты миллионга якын немец-фашист илбасарларын чолганышка алып, 200 меңнән артыгын юк иттеләр, калганнарын фельдмаршалы, генераллары белән әсирлеккә төшерделәр. Бу тиңдәшсез батырлык бөтен дөнья тарихына меңгелеккә кереп калды.

Кызганычка, Сезгә ата канаты астында үсү насыйп булмаган. Ике яшегез тулганчы ук ятим калгансыз. Тугыз яшеннән хезмәткә җигелгәнсез. Җиде сезон буена туган авылыгыз Зур Чынлы колхозы сәхрәләрендә беръялгызыгыз бозаулар, яшь бәрәнле сарыклар көтүләре көтеп, ике ел сабанчы булып, укуыгызны да кырга күчереп, көн күргәнсез. Уналты яшегез җиткәндә – өч ел “стажлы” актив хәбәрче. Татарстан эшче һәм авыл хәбәрчеләренең III нче Республика съездына Чүпрәле районыннан сайланган делегаты. Боларны балачагыгыз фидакарьлеге һәм горурлыгы дип бәяләми мөмкин түгел.

Унҗиде яшеннән Сез – район газетасы хезмәткәре. Өч ел Совет Армиясе сафларында. Аннан соң – яңадан журналистика эшчәнлеге. Горький шәһәрендә югары партия мәктәбен тәмамлау, читтән торып юридик белем алу. Чувашиянең Батыр районы, өлкәбезнең “На стройках Ульяновска” газеталары редакторы. Дистә ел артык шәһәребезнең “Контактор”, “Искра” оборона заводларында затлы, төсле һәм кыйммәтле металлар белән комплектлаучы менеджер. Мөстәкыйль юрист вазыйфалары.

Кайда гына, кайчан гына булса да, Сез бөтен көч һәм сәләтегезне илебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен күрүгә юнәлттегез. Аеруча милләттәшләребезнең хокукларын яклау буенча гозерләрен үтәүдә үз-үзегезне аямыйча көрәштегез. Каләмегез әле дә үткен.

Малай чактан бирле җәмәгать эшләреннән аерылмадыгыз. Өч дистәгә якын еллар “Өмет”ебез белән дә актив һәм риясыз хезмәттәшлек иттегез. Редакциянең фронтовик-шагыйрь С.Урайский исемендәге әдәби премиясенә лаек булдыгыз.

Данлыклы юбилеегыз белән ихлас тәбрик итеп, Сезгә какшамас сәламәтлек, озын гомер, иҗади омтылышларыгызны тормышка ашыруда уңышлар, өегезнең рәхәтле, шатлыклы булуын теләп калабыз.

Татар милли-мәдәни автономиясе президиумы,

өлкәбезнең “Өмет” газетасы редакциясе.