“Киек каз юллары...”

 

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә “Киек каз юллары...” дип исемләнгән хәйриячелек концерты узды. Әлеге концертта җыелган акчаны һәм әйберләрне “Дари добро” фонды волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга гуманитар ярдәм рәвешендә тапшырачак.

Татар халкы илебез өстенә төшкән сынаулардан бервакытта да читтә калмаган. Батыр татар егетләре бүген кулларына корал тотып Россияне дошманнан саклый һәм яклый. Тылда да милләттәшләребез бердәмлек күрсәтергә тырыша. Хәйриячелек концертына килгән тамашачылар, билет алу белән генә чикләнмичә, фойеда урнаштырылган тартмаларга солдатларга җибәрү өчен бүләкләрен – җылы оекбашлар, бияләйләр, сөлгеләр, банка белән бал, тәм-томнар салдылар. Аларга “Хыял тамчылары” ансамбле балаларының үз куллары белән ясаган открыткалар да өстәлде.

Концертта Туган илебез язмышына битараф булмаган Сембер татар сәхнәсе йолдызлары – Фәрхать Вахитов, Ринат Сөләйманов, Ринат Садыйков, Гөлсинә Герасимова, Зөлфинә Галяутдинова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметова җитәкчелегендәге “Урама” фольклор ансамбле һәм “Хыял тамчылары” балалар ансамбле катнашты.

Җыр-моң кичәсе сизелми үтеп тә китте. Артистлар белән тамашачы арасында бернинди киртә юк иде – бергәләп җырладылар да, биеделәр дә. Майна районы Яңа Маклауш авылыннан Наҗия Алимова һәм Зөлфия Макаева көн кадагына туры килгән шигырьләрен укыдылар.

Засвияжье район администрациясе башлыгы урынбасары Ринат Садыйков соңгы арада Донбасс якларына җиде тапкыр гуманитар ярдәм илтеп тапшырган. Ул хәйриячелек концертын оештыру максатында күп көч куйган өчен Алсу Альметовага рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Алсу Иршат кызының олы йөрәкле, ярдәмчел булуына барыбыз да сокланабыз. Аның илебез язмышы турында борчылып, шушы изге эшкә алынуы күпләр өчен үрнәк булып тора. Безнең һәркайсыбыз җиңү көнен якынайтуга үз өлешен кертергә тиеш”,- диде Ринат Садыйков.

“Урама” ансамбле кызлары концертта җыелган гуманитар ярдәмне “Дари добро” фондына илтеп тапшырганнар да инде.

Алсу Альметова белдерүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю акциясе дәвам итә. Халыктан ярдәмне кабул итү ноктасы Татар мәдәният үзәгендә (Нариманов пр., 25) урнашкан, ди Алсу ханым.

Рузия ХӘЛИМОВА.