Яшьлегемә кире кайттым сыман...
Данлыклы авылдашым һәм классташым Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның “Яшьлегемә кире кайтыр идем” дип исемләнгән искиткеч бай эчтәлекле, тирән мәгънәле китабын укып чыгу бәхетенә ирештем бит әле. Әлеге китап хәзер инде куе томаннар артында калган бала вакытыбызга, яшьлек елларына кире алып кайтты сыман...
Фән өлкәсендә зур дәрәҗәләр яулаган Җәүдәт Хөсәенов – кечкенәдән бергә уйнап үскән классташым. Аның яңа гына басылып чыккан китабын укыганда, дөресен әйткәндә, үзәгем өзелде, туйганчы еладым да, көлдем дә. Газиз туган авылым, таныш һәм күңелгә бик тә якын булган Диңгелди елгасы буйлары, җәйләүдә бергә эшләп йөргән чаклар, аулак өйдә рәхәтләнеп, онытылып китеп кич утырулар, егетләр һәм кызларның тырышып-тырышып биюләре – барысы да күз алдына килеп басты. Дәрес вакытында классташыбыз Гөлнур, апа, Гөлсинә минем борыныма менеп утырды, дип шаяртып әйткәннән соң, черкелдәшеп көлеп җибәрүебез хәтердә саклана. Әтиемнең көрәшеп йөрүләрен, язгы ташу вакытында солдаттан кайтып баручы Камал бабайның, яраткан хатыны Нуркаен сагынып, инеш аша йөзеп чыгуын, классташларыбыз Җәүдәт һәм Вазыйхның трактор белән күпердән чүт кенә төшеп китми калуларын, Алимҗан бабайның сугыштан кайту мизгелләрен, Җәүдәтнең әтисе белән урыс авылына эшкә баргач, марҗа кызының егеткә гашыйк булуын белдереп, капчыкка китап тыгып җибәрүен онытуы мөмкинме соң?! Китапта парторгыбыз Вазыйх абый да телгә алына. Шулай бервакыт ул урамнан үтеп бара икән. Авыл ир-атлары аңардан, Вазыйх абый, менә шушы шешәне ачып бирә алмассыңмы икән, дип сораганнар. Парторг кеше, озак уйлап тормыйча, шешәне ачып, бер стакан аракыны салып эчкән дә, ярар, егетләр, мин ашыгам бит әле, дип үз юлы белән китеп барган... “Гөлбакчада чүп үләнгә урын юк” дигән бүлек аеруча да күңелемә хуш килде. Анда авылыбызның данлы вә шанлы тарихы, үткән тормышы бик тә оста тасвирлана.
Җәүдәтнең әтисе сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алына. Яу кырында ул, чын мәгънәсендә, утлар-сулар кичә. Сатлык җаннар аркасында пленга – фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Анда бик күп авырлыклар, михнәт-газап күрсә дә, һич тә бирешми, Туган илен, халкын, газиз Ватанын сатмый. Аннары пленнан исән-сау котылып, кабат алга бара, фашистларга каршы чын батырларча сугыша, ике тапкыр яралана, күп санлы медальләр белән бүләкләнә һәм туган якларына әйләнеп кайта. Фронтовикның ачы язмышы турында күз яшьләрен сөртә-сөртә укыдым...
Гомерен яшь буынга аң-белем, тәрбия бирүгә, фәнни ачышлар ясауга багышлаган классташым Җәүдәт Хөсәеновның тормыш һәм хезмәт юлы, чынлап та, сокланырлык, күпләр өчен үрнәк булырлык. Ул дөньяның 17 илендә булырга өлгергән бит. Җир шарының барлык почмакларына да барып җиткән! Нинди генә океан һәм диңгез суларында коенмаган?! Анда яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, телләрен, мәдәниятләрен, шушы дәүләтләрнең табигатен җентекләп өйрәнгән. Һәм тикшерү нәтиҗәләре, фәнни ачышлары турында китапта кызыклы һәм мавыктыргыч итеп язган. Китап бик тә җиңел укыла, чөнки галимебез йөгерек тел, аңлаешлы итеп язу осталыгына ия.
Кече Чынлы авылы чишмә суларын эчеп үскән классташым – педагогия фәннәре докторы, Казан федераль университеты (КФУ) профессоры, Россиянең Табигать фәннәре академиясе академигы Җәүдәт Хөсәенов әлеге китабы белән барыбызның күңелләрен күтәреп җибәрде, яшәү көче һәм дәрт өстәде. Ул – галим дә, язучы да, олы йөрәкле, киң күңелле кеше дә. Барлык авылдашларыбыз исеменнән аңа рәхмәт сүзләре ирештереп, иҗат уңышлары, исәнлек-саулык, озын гомер теләп калам. Классташыбызга киләчәктә безне яңадан-яңа китаплары белән шатландырып яшәргә насыйп итсен.
Назирә АЙЗАТУЛЛОВА-ХАМДИЕВА,
Ульяновск шәһәре.