“Юнармия” хәрәкәте - тормыш мәктәбе

Алексей Русских Ульяновск өлкәсеннән Идел буе федераль округының “Гвардеец” хәрби-патриотик сборларында катнашучы юнармеецлар белән очрашты.

“Идел буеның төрле төбәкләреннән, шул исәптән безнең өлкәдән дә балалар менә 10 ел инде округ ярышларына бик теләп йөриләр. Егетләр арасында команда рухы хөкем сөрә. Әлеге хәрби-патриотик җыен безнең балаларны чын кешеләр итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә”,- диде төбәгебез башлыгы.

Ульяновск өлкәсеннән бу сборларда Барыш, Инза, Майна, Мәләкәс, Кузоватово, Сурское районнары, Димитровград һәм Ульяновск шәһәрләре мәктәпләренең 9-10 сыйныф укучылары катнаша. Алар строй белән йөрү, ату һәм физик әзерлек дәресләре үтә, футбол, дартс, пейнтбол, йөзү ярышларына осталыкларын күрсәтәләр.