Татар конгрессы съезды резолюциясеннән

Без, Съезд делегатлары, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Донбасста кешеләрне яклау, тыныч тормышны торгызу, Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү, Россиянең үзен, аның иминлеген, суверенлыгын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә төп хокукларын саклауга юнәлтелгән гамәлләрен хуплавыбызны белдерәбез.

Америка Кушма Штатлары һәм күмәк Көнбатыш илләренең Россия Федерациясенә каршы чикләүләр кертү сәясәте белән килешмибез, болар хезмәттәшлеккә тискәре йогынты ясый һәм дөньяда махсус тудырылган дошманлык һәм каршылык хакимлек итүгә китерә, дөнья җәмәгатьчелегендә милләтләр һәм халыклар турында ялгыш һәм уңай булмаган күзаллаулар тудыра, милли һәм дини низаглар кабынуга этәрә.

Бөек Җиңү яулаган буынның варислары һәм олы югалтулар хисабына Бөек Ватан сугышында уртак Җиңүгә зур өлеш керткән халыкның дәвамчылары буларак, без нацизмның дөньяда яңадан баш күтәрүенең теләсә нинди чагылышларына каршы булуыбызны белдерәбез һәм барлык милләтләрне, халыкларны милләтчелек карашлары, шул исәптән шовинизм, фашизм, расизм, ксенофобия һәм антисемитизм яклы яисә аларның таралуын хуплаучы сәяси һәм иҗтимагый хәрәкәтләргә каршы көрәшүдә, шулай ук тарихны «яңадан язарга» һәм аны бозып күрсәтергә омтылучыларга каршылык күрсәтүдә берләшергә чакырабыз.

«Азат милләтләр берләшмәсе» дип аталган оешманың һәм зарарлы эшчәнлек алып баручы башка төркемнәрнең кайбер аерым вәкилләре тарафыннан милли тәңгәллекне күпмилләтле Ватаныбызның территориаль бөтенлегенә, сәяси һәм социаль тотрыклылыгына зыян китерү максатларында куллану омтылышларын кискен гаеплибез.

Яңа сынаулар һәм куркыныч янау шартларында дәүләт хакимияте органнары һәм граждан җәмгыяте институтларының социаль, милләтара һәм динара низагларны, дәүләт бөтенлеген какшатуга юнәлтелгән гамәлләрне, дини радикальлекнең таралуын, милли һәм дини «утраулар» төзүне, гражданнарның аерым төркемнәренең социаль һәм этник-мәдәни аерымлануын кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлтелгән эшчәнлегенә тулысынча  ярдәм итәргә әзер булуыбызны белдерәбез.

2022 елның 2 августында Бөтендөнья татар конгрессы съездында кабул ителде.