“Доброволец булып Донбасска киттем”

Украинадагы махсус хәрби операция Россия халкында зур яклау тапты. Безнең илдә яшәүчеләр неофашизм һәм халыкара аренаның, беренче чиратта, Америка һәм Европаның сәяси уеннары заложнигына әверелгән Донбасс һәм украинлылар өчен борчыла. Тарихтагы иң зур махсус операция билгеле хәлләр аркасында озаккарак сузылса да, план буенча бара.

Хәзер районнарда Ульяновск өлкәсендә тупланачак батальоннарга доброволецлар отрядлары җыю буенча агитпоездлар эшли.

Ульяновск районының Тимирязевское авыл җирлеге башлыгы, “Россиянең доброволецлар союзы” әгъзасы Валентин Наумов бу хакта болай ди: “Апрель аенда доброволецлар сафларына язылдым, безнең белән әңгәмә үткәрделәр, анкета тутырдык, медицина тикшерүе үттек. Юнәлтмә буенча мин Харьков өлкәсенә барып эләктем һәм анда хәрби бурычларны үтәдем. 17 июльдә өйгә әйләнеп кайттым. Бу мәхшәр бездән ерак түгел генә икән бит. Шуңа күрә без үзебезнең Туган илебезне, гаиләләребезне сакларга һәм якларга бурычлы”.

Хөрмәтле дуслар, шундый катлаулы заманда безгә бергә һәм бердәм булырга, 1945 елда ата-бабаларыбыз безгә бүләк иткән тынычлыкны күз карасыдай сакларга кирәк. Донбасста контракт буенча хезмәт итүче якташларыбыз шактый инде. Аларның исән-имин әйләнеп кайтуын телибез һәм тәвәккәл ир-егетләребез якын арада доброволецлар сафына басарлар дип ышанабыз.