Атказанган эшмәкәр

Губернатор Алексей Русских шәхси эшмәкәр Дамир Козыревка “Ульяновск өлкәсенең атказанган эшмәкәре” дигән мактаулы исем бирде.

Дамир Козырев - Ульяновск өлкәсендә бүлмә ишекләре производствосын башлап җибәрүчеләрнең берсе. Ул менә утыз елдан артык инде эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Милләттәшебез җитәкчелек иткән “Океан” предприятиесе шәһәр һәм өлкә халкын эш урыннары белән тәэмин итә. Бу фирмада 178 кеше эшли. “Океан” фабрикасының Россиянең 200дән артык шәһәрендә һәм СНГ илләрендә брендлы салоннары бар. Дамир Иршат улы актив хәйрияче дә әле, регионның бик күп социаль проектларын тормышка ашыруда катнаша.