Татар утарын бергәләп торгызыйк!

Шимбә иртәсендә кайгылы хәбәр килеп иреште. Заволжье районының “1 нче мәхәллә”се йортында зур тырышлык куеп сафка бастырылган һәм тиздән ачылырга тиеш булган Татар утары бинасы ут чыгып яна.

Мәхәллә халкы һәм район татар автономиясе активистлары бердәмлек күрсәтеп, шул ук урында тиз арада яңа бина төзергә карар кылдылар. Ульяновск өлкә Хөкүмәте, шәһәр администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм районның татар эшмәкәрләре аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер. Милләттәшләребезне, мөселман кардәшләребезне шушы изге эштән читтә калмаска чакырабыз. Бер изгелек мең бәладән коткарыр, ди халкыбыз мәкале.

Иртәгә, 13 августта, янган йортны сүтү, урынын чистарту буенча өмә оештырыла. Теләге һәм мөмкинлеге булган дин вә кан кардәшләребезне өмәдә катнашырга чакырабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 89272709907 (мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов).