“Мунчәли укулары”на чакырабыз!

Шимбә көнне, 20 августта күрше Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында хәзер инде традициягә кергән “Мунчәли укулары” була. Дини җыен Мунчәли авылы мәчетенең 25 еллыгына һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана. Башлана - 10 сәгатьтә. Кичке якта – Авыл бәйрәме. Анда Татарстанның эстрада артистлары чыгыш ясаячак.