Мәчеткә газ керткәннәр

“Газпром газораспределение Ульяновск” ширкате төбәктәге ике котельныйны газлаштыру өчен техник мөмкинлекләр булдырды.

Шушы көннәрдә генә “Газпром газораспределение Ульяновск” ширкате белгечләре Ульяновск шәһәренең Засвияжье районында урнашкан “Ләйли Җамал” мәчетенең яңа котельныен һәм Иске Майна районы Красная река авылы фельдшер-акушерлык пунктын газ белән тәэмин итү системасына тоташтырдылар. Әлеге объектларны газлаштыру эшләре “Газпром межрегионгаз” компаниясенең хезмәтләр күрсәтү буенча бердәм үзәге аркылы башкарылган.