Муратовка һәм Мөси авылларының суүткәргечләре яңартылачак

Алексей Русских йөкләмәсе нигезендә, Ульяновск өлкәсенең җиде торак пунктында су белән тәэмин итү объектларын ремонтлау өчен акча бүлеп бирелде.

Өлкәнең ЖКХ һәм төзелеш министры урынбасары Марина Симунова хәбәр итүенчә, Иске Майна, Павловка һәм Мәләкәс районнарындагы торак пунктларның су белән тәэмин итү объектларын яңарту максатында Ульяновск өлкә Хөкүмәтенең резерв фондыннан акча бүлеп бирелә. Хәзер Павловка районы Муратовка авылы һәм Мәләкәс районы Мөси авылы водозаборларын капиталь ремонт көтә.

Губернатор кушуы буенча 28 торак пунктта яшәүче 30 меңнән артык кешене су белән өзлексез рәвештә тәэмин итү максатында башкарылачак беренче чираттагы чаралар исемлеге булдырылган иде. Моның өчен өлкә бюджетыннан 76,4 млн сум акча бүлеп бирелде, шуның 18 млн сумы – “Ульяновск өлкә водоканалы” дәүләт предприятиесенә, 58,4 млн сумы Ульяновск өлкә Хөкүмәтенең резерв фондына юнәлдерелгән.