Зур Чирекледә ФОК ачыла

Николаевка районы Зур Чирекле авылында капиталь ремонттан соң физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылачак.

Ульяновск өлкәсендә җирле инициативаларга булышлык күрсәтү проекты кысаларында 2022 елда җиңүче 26 нчы проект тәмамланды.

Николаевка районының Никулино авыл җирлегенә керүче Зур Чирекле авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы бинасын ремонтлау эшләре төгәлләнде. Проект буенча бинаның болдыры ремонтланган, шулай ук стеналары белән идәннәре, зур һәм кече спорт залларының түшәмнәре, ике тренажер бүлмәсе, коридоры яңартылган, сантехника һәм электр монтажлау эшләре башкарылган.

Ремонт эшләренә барлыгы 2,5 млн сум акча сарыф иткәннәр, шуның 1,6 млн сумы (77%) – өлкә бюджетыннан, 304,2 мең сумы (12%) – җирле бюджеттан бүлеп бирелгән, 101,4 мең сумны (4%) – халыктан, 177,4 мең сумны (7%) эшмәкәрләрдән җыйганнар.

“Әлеге комплекста төрле буын кешеләренә – балаларга да, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Безнең авыл халкы сәламәт рәвеше алып бара. Шуңа күрә ФОКның заллары беркайчан да буш тормас дип уйлыйм”,- ди Никулино авыл җирлеге хакимият башлыгы Наил Бирюков.