Тормышны сөю шулай буладыр...

Театр - ул тылсым дөньясы! Әйе, бу чынлап та шулай.

“Киндяковка” мәдәният йорты карамагында эшләп килүче “Нур”  театры да тылсымлы көчкә ия, чөнки ул һәрвакыт үзенә тартып тора.

Дистә елга якын тарихы булган халык театры, күп кенә талантлы шәхесләрнең иңнәренә канат куеп, күңел түрендәге яшерен хыялларын тормышка ашырырга, сәхнәгә чыгарга ярдәм итте. Буа районы Вольнистан авылының тузанлы урамнарында уйнап үскән малай - Наил Шигабутдинов - шуларның берсе. Ул бала чактан ук мәктәп сәхнәсендә оештырылган бәйрәм концертларында, спектакльләрдә катнашып сәхнә осталыгына өйрәнә. Мәктәпне тәмамлагач ук шофер һөнәрен үзләштергән егетебез Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә армия сафларында хезмәт итеп кайта. Гаилә корып, Ульяновск шәһәрендә төпләнгәч, озак еллар тимер юл тармагында шофер булып эшли. 30 ел иңне-иңгә куеп яшәгән хатыны Алсу белән ир бала тәрбияләп үстерәләр. Күптән түгел 60 яшен тутырган Наил Җәүдәт улы бүген “Нур” халык театрының үзешчән сәнгать остасы.

Театр ул – могҗиза. Күңеле белән шушы могҗизалар дөньясына тартылган ханым - Фирая Сабирулла кызы Шайхутдинова Чувашстанның Сориле авылында туып үсә. Күп еллар Ульяновск тимер юл бүлекчәсендә хезмәт иткән Фирая ханым хәзер инде лаеклы ялда. Әнвәр абый белән гаилә корып яши башлауларына 45 ел була. Ике кызының кадерле әнисе, оныгының яраткан әбисе, иренең уң кулы булган Фирая ханым бу көннәрдә юбилейлы туган көнен билгеләп үтә.

- Җәйләрен бакчада кыяр, помидор, матур чәчәкләр үстерүдән тәм табам, ә көзгә кергәч, театр түгәрәгенә йөреп күңелемә рухи азык алам,- ди ул.

Спектакльләрдә ул уйнаган рольләр тамашачыны көләргә дә, еларга да, уйландырырга да мәҗбүр итә.

Сәнгатькә гашыйк кеше һәрвакыт сәхнәгә тартыла. Татарстанның Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылында туып үскән, югары белемле, алтын куллы, сәнгатькә омтылып яшәгән егетебез Мәүлетдин Тазетдиновка да мәктәп елларында ук авыл мәдәният йортының сәхнәсен таптарга тулы килә. Гармунда уйнап, җырлап-биеп кич утыруларны бик еш сагынып искә ала ул.

Алтын куллы, дип әйтүем юкка гына түгел, ул - Ульяновскиның “Волга” мебель фабрикасы генераль директоры. Бик күп кеше аның куллары белән ясалган йомшак кәнәфи һәм диваннарда утырып ял иткәндә, аңа рәхмәт укыйдыр. 35 ел буе кайгы һәм шатлыкларны бергә уртаклашып гомер иткән хатыны Фирдәүсә белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Узган ел Казанда үткән “Идел-йорт” Бөтенроссия театрлар конкурсында катнашып, “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңү яулаган Мәүлетдин Алләметдин улына тиздән 60 яшь тула.

Югарыда санап үткән сәхнәдәш дусларыбыз катнашында куелган  “Ул бит берәү генә” (А.Әхмәтгалиева), “Аккошым минем” (Ә.Яхина), “Сынган беләзек” (Р.Сәгъди), “20 ел үткәч” (Ш.Хөсәенов) дип исемләнгән спектакльләрне тамашачы бик җылы кабул итте. Үз рольләрен артистларча осталык белән, күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарулары олы мактауга лаек. Шулай ук алар белән бергә үткәрелгән “Безнеңчә шанхай” кич утыру, “Солдат озату” йолалары, бәет һәм мөнәҗәтләр кичәсе, театральләштерелгән концертлар белән төрле бәйрәмнәрдә, авылларда, район үзәкләрендә ясаган чыгышларыбызның уңышлы булуы безне сөендерә.

Җәйнең матур айларында дөньяга аваз салган юбилярларыбыз Наил Шигабутдинов, Фирая Шайхутдинова һәм Мәүлетдин Тазетдиновны чын күңелдән олы бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм хәерле озын гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек телибез. Тормышыгыз һәрвакыт якты төсләрдән генә торсын, гаиләләрегездә тынычлык, илдә иминлек булсын. Иртән торып эшкә бару, эштән бушагач, сәхнәгә, репетициягә омтылу, кичен гаиләң янына талпынып кайту - зур бәхет.

Тормышны ярату шулай буладыр...

Җәмилә МИФТАХОВА,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Нур” татар халык театры җитәкчесе.