Камаловлар - тату гаилә

Әлеге язмам авылыбызның иң күркәм, тату, үрнәк гаиләләреннән берсе – Камаловлар турында.

Һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы почмак кирәк. Туган йорт - менә шундый иң ышанычлы урын. Анда бала үзенә җылылык, рухи көч таба. Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында Камаловлар йорты - өч кызлары һәм сигез оныклары өчен менә шундый почмак. Алар 58 ел инде бергә иңне-иңгә куеп гомер кичерә. Гаилә башлыгы Асхать Нурулла улына үткән көздә 80 яшь тулды, ә тормыш иптәше Наҗия апага январь аенда 76 яшь булды. 1964 елның 10 июле - аларның никахлашу көне.

Күп еллар бергә тату гомер итү - зур бәхет һәм зур хезмәт ул. Менә 58 ел инде мәхәббәтләрен, бер-берсенә ихтирамнарын, ышанычларын исбат итеп,   авырлыкларны җиңеп, аңлашып һәм хөрмәт итеп, һәр көннең шатлыгына сөенеп яши алар.

Икесе дә Иске Төгәлбугада туып үсә, шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Асхать абый Самара өлкәсе Кошки районы Александр Таль авылында механизаторлар курсларын тәмамлап, чирәм җирләр күтәрергә чыгып китә. 1961-1964 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң туган авылына тракторчы булып эшкә кайта. Бу вакытта Наҗия апа да мәктәпне тәмамлап, 15 яшьтән туган колхозында сыер савучы булып эшли. Танышып китеп, алты ай очрашып йөргәннән соң, ике яшь йөрәк бергә кавыша. Бераз авылда яшәгәннән соң, яшьләр Оренбург якларына чыгып китә. Берсе - механизатор, икенчесе сыер савучы булып хезмәт итә. Шунда аларның мәхәббәт җимешләре дөньяга килә. 1965 елда беренче кызлары Гөлчәчәк туа, 1966 елда – Гүзәл, 1968дә Гөлшат дөньяга аваз сала. Бөтен тормыш шушы өч матур кызга багышлана. Балалар бакчасына йөртмичә генә өч кечкенәне үстерүе, билгеле, җиңел булмагандыр. Еллар үтә, кызлар буй җитеп, бер-бер артлы кияүгә китә. 1987 елда туган туфрак үзенә тартып, аларны Иске Төгәлбугага алып кайта. Асхать абый пенсиягә чыкканчы “Правда” колхозында хисапчы - учётчик булып эшли. “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Хезмәт стажы - 40 елдан артык. Наҗия апа колхоз ашханәсе мөдире булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Хезмәт стажы - 38 ел. Коллективларында зур ихтирам казандылар. Намус белән хезмәт иттеләр, тормыш йөген бергә тарттылар. Авыл тормышы җиңелләрдән түгел бит. Олы яшьтә булуларына карамастан, бакча чәчәләр, тавык-чеби үстерәләр. Өй аллары матур чәчәкләргә күмелеп утыра.

Олы кызлары Гөлчәчәк Иске Исәнтимер авылында яши. Тормыш иптәше белән өч бала үстереп, инде үзе дә өч оныгына әби булды. Икенче кызлары Гүзәл Димитровград шәһәрендә гомер кичерә. Тормыш иптәше белән ике кыз бала үстергәндә, тол калды, Ринаты яшьли вафат булды. Кече кызлары Гөлшат та Димитровград шәһәрен үз итте. Өч бала анасы, дүрт оныгы бар.

Хәзер инде Асхать абый белән Наҗия апа оныкларын һәм оныкчыкларын үстерешергә ярдәм итәләр.

Матур, тату гаилә булып яшәүнең сере нәрсәдә, дип сорадым үзләреннән.

“Бернинди сере дә юк. Без бөтен эшне бергә эшлибез, кыенлыкларны бергә җиңәбез, бергә балаларны үстердек, өйдә кемгә, нәрсә эшләргә, дип беркайчан да бүлешеп тормадык. Матди яктан кыенлыклар булганда да ызгышмадык. Бик гади генә яшәдек. Өйдә савыт-саба шалтырамый булмый, диләр, тик беркайчан да икебез ике якка китәргә дигән уй башыбызга да кермәде. Асхать - минем өчен алтын багана, һәрвакыт миңа булыша”,- ди Наҗия апа.

“Бер мәртәбә һәм гомерлеккә өйләнәм, дип өйләндем. Аллаһыга шөкер, бу сүзләр фәрештәләрнең “амин” дигән вакытына туры килде”,- дип Асхать абый сүзгә кушылды (ул бик тыйнак, аз сүзле).

Камаловлар гаилә бәйрәмнәре уңаеннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Яңа Малыклы район администрациясе Алтын туйлары белән котлаган, ә Иске Төгәлбуга авылы мәчете Изумруд туйлары уңаеннан зурлаган.

Динебезне күтәрү чоры башлангач, Асхать абый авылыбызның имамы булып хезмәт итте, дистә елга якын халкыбызга бик зур ярдәм күрсәтте. Ул чорда имам вазыйфасын башкарырлык укымышлы кешеләр юк иде. Асхать абый шундый җаваплы эшкә алынырга батырчылык итте. Авыл халкы бүген дә аңа рәхмәтле. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул имам вазыйфасыннан китәргә  мәҗбүр булды.

Хөрмәтле Асхать абый, Наҗия апа! Сезне гаилә бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Үз гомерегездә сез шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз. Кызларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз өчен сез таяныч та, яклаучы да, саклаучы да. Сабыр, саф күңелле, кунакчыл, ачык йөзле дә сез. Олы йөрәгегезнең җылысы барлык бала-оныкларыгызга да җитә. Исән-сау булыгыз, тигезлектә яшәгез!

Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,

Авырлыкларны сез бергә җиңәсез.

Илле сигез ел кулга-кул тотынышып,

Пар былбылдай гомер итәсез.

Шатлыклар да, әрнеп елаулар да -

Бергә кичерелгән һәммәсе.

Кем сокланмас сезгә карап бүген,

Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!

Фәридә ХАМИДУЛЛИНА,

Иске Төгәлбуга авылы.