Ана телен фән буларак өйрәтергә кирәк

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII нче Бөтенроссия съезды узды. Анда Россия төбәкләре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче укытучылар, милли мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар чакырулы иде. Дүрт елга бер мәртәбә уздырылган көтелгән һәм мәртәбәле чарада Ульяновск өлкәсе делегациясе дә катнашты.

Съездның көн тәртибенә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, татар милли-мәдәни автономияләренең һәм иҗтимагый оешмаларның этномәдәни белем бирүне саклау һәм өйрәнү буенча уртак эшчәнлеген ныгыту мәcьәләләре куелган иде.

Беренче көнне съездда катнашучылар өчен Казанның тарихи урыннары буенча экскурсия оештырылды. Ә икенче көнне Казан шәһәренең мәгариф оешмаларында булдык. Аннары секцияләр утырышларында, мастер-классларда, педагогик остаханәләрдә, тренингларда, дискуссияләрдә катнашып, татар телендә белем алу тәҗрибәсе белән таныштык. Балалар бакчалары, “Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл” күптелле мәгариф комплексы, гимназияләр һәм лицейлар эшчәнлеге бары тик соклану тудырды. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калып үстерүдә балалар бакчалары белән мәктәпләрнең роле әйтеп бетергесез зур булуына инандык. Посткроссинг һәм сторителлинг технологияләре, шулай ук интерактив технологияләр, балаларның мультфильмнар ясау процессы, “Сәламлим сине, Казаным!” проектын кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү методикасы аеруча зур кызыксыну тудырды.

29 июньдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездының пленар утырышы үтте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев килгән иде. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның доклады милли мәгариф темасына багышланды. Ул барлык мәктәпләрдә дә татар телен фән – аерым предмет буларак укыту кирәклегенә басым ясалды һәм уңышлы практикалар, сөенерлек нәтиҗәләр турында сөйләде.

Безнең Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин мохтариятнең өлкә мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы белән уңышлы хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Узган елда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән Ульяновск өлкәсе мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Татар милли-мәдәни автономиясе әлеге килешүгә өлкә мәктәпләрендә татар телен укыту өчен шартлар тудыру турында статьяны кертүне сорады. Безнең министрлык бераз карышса да, Татарстан министрлыгы үтенечен исәпкә алып, без сораган сигезенче статья килешүгә кертелде. Бу безгә зур мөмкинлекләр ачты», - диде Рамис Сафин.

Килешү нигезендә өлкә министрлыгында татар теле буенча баш белгеч ставкасы булдырылды. Берничә ел элек «Педагог-остаз» категориясе булган укытучыларга ай саен - 12300 сум, «Педагог-методист»ларга - 6150 сум, «Педагог-тикшерүче»ләргә 9900 сум күләмендә өстәмә түләү кертелгән иде. Килешүдән соң өстәмә түләүләрне, тиешле категорияне яклаган очракта, татар теле укытучылары да ала башлаган.

«Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә 12 меңнән артык татар баласы укый. Шуларның 5 меңгә якыны татар телен дәресләрдә, факультативларда, түгәрәкләрдә өйрәнә. Ә 7 меңгә якын бала әле һаман да ана телен өйрәнүдән мәхрүм», - дип өстәде Рамис Сафин.

Ульяновск өлкәсе делегациясе исеменнән татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын оештыручыларга рәхмәт сүзләре юллыйбыз.

Эльза ХӨСНЕТДИНОВА,

Барыш районы Калда урта мәктәбенең татар теле укытучысы.