Үрнәк булырлык хуҗалык

Ульяновск шәһәрендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең зур бәйрәме – Басу көне гөрләп узды. Анда язгы чәчү эшләренә йомгак ясадылар.

Өлкәнең агропромышленность комплексы һәм авыл территорияләре үсеше министры Михаил Семенкин региональ конкурста җиңүчеләргә дипломнар белән истәлекле бүләкләр тапшырды. Вешкайма районының Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы производство кооперативы (рәисе – Рәхим Камаев) “Иң яхшы авыл хуҗалыгы оешмасы” номинациясендә (икенче зонада) җиңүче итеп танылды. Милләттәшебез җитәкчелек иткән әлеге хуҗалык кырчылык һәм терлекчелек продукциясе җитештерү күрсәткечләре буенча өлкәдә алдынгылыкны беркемгә дә бирми.

Чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!