Халыкара форум нәтиҗәләре

Безнең ил теләсә нинди куркынычларга каршы торырга һәм теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә сәләтле, форум мәйданчыгы әнә шуны ачык күрсәтте, диде Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Петербург халыкара экономик форумына нәтиҗә ясап.

Регион башлыгы белдерүенчә, өлкә экономикасына 3,5 млрд сумлык инвестицияләр кертү турында килешүләр төзелгән, тагын 18 млрд сумлык инвестпроектлар хакында сөйләшүләр дәвам итә. Мәсәлән, “Венец” кунакханәсен реконструкцияләү турында килешү имзаланган. Компания әлеге бинаны 49 елга арендага ала, ел саен шәһәр бюджетына 20 млн сум күләмендә аренда акчасы күчереп торачак. Шулай ук комплексны төзекләндереп, номерлар фонды белән инженерлык инфраструктурасын яңартырга җыена. Ә дәүләт компаниясе белән безнең регионда нефть-газ җиһазлары производствосы булдыру турында килешенгән. “Юнитро” ширкате безнең өлкәдә яңа ветропарк төзергә тели. “Почта России” белән “Почта банк” үз челтәрләрен яңарту өстендә эшләргә җыенулары турында белдергән.

Алексей Русских Марий Эл, Татарстан, Чувашия, Самара өлкәсе башлыклары һәм Ростуризм җитәкчесе З.Догузова белән бергә “Идел юлы” төбәкара туристлык проектын тормышка ашыру турында килешүгә кул куйган. Әлеге проект пассажирларны елга транспорты белән ташуны яңартуны күздә тота. Моның өчен төбәкләр “Метеор”ларны бергәләп сатып алырга ниятли.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы күрше Мордовия һәм Чувашия белән карбонлы полигоннар (парниклы газларны үлчәү буенча махсус территорияләр) булдыру турында уртак фикергә килгән. Ә Татарстан башлыгы белән хезмәттәшлек турында килешүне һәм ике елга исәпләнгән уртак чаралар планын имзалаган.

Губернатор шулай ук Вьетнам һәм Беларусь вәкилләре белән сөйләшүләр үткәргән.

“Яңа логистик элемтәләр, яңа производстволар булдыру һәм бизнес-миссияләр белән алмашу турында килештек”,- ди Алексей Русских.

Өлкәнең үсеш корпорациясе Иран компанияләре белән уртак тел тапкан. Мөселман кардәшләребезне азык-төлек һәм эшкәртү промышленносте тармагы кызыксындыра. Бу тармакка алар 4 млрд сумга кадәр инвестицияләр кертергә әзер.

Алексей Русских “Ундория” геопаркының киләчәгенә, регионны газлаштыруга, төбәкара кооперациягә һәм импортны алмаштыруга, “Авиастар” өчен кадрлар әзерләүгә бәйле мәсьәләләр буенча да сөйләшүләр алып барган.

Сүз уңаеннан, июль аенда Ульяновск өлкәсе РФ субъектларының инвесткомандалары өчен индустриаль тур оештыра.