Мондый язлар бүтән булмас инде...

Хушлашмыйм

Күзләреңдә яшьләр тулы,

Йөзләреңдә - борчылу.

Дәшмәсәң дә, аңладым мин,

Авыр иде аерылу.

 

Син аккан елга суыннан

Ташлап чыгам ярларын.

Үзем китсәм дә, кала тик

Йөзеп йөргән салларым.

 

Җилкән булсын мәхәббәтем

Давылларда йөзәргә,

Ялкын тулы сөюләрем

Салкын суда түзәргә.

 

Адашма елга ярларын

Йөзгәндә салларыңда.

Сандугач булып сайрармын

Су буе талларында.

 

Хушлашмыйча китәм, ләкин

Җәйге таңда кайтырмын.

Үбә-үбә иренеңнән

Иркәләп уятырмын.

 

Ян син, учак!

Табигатьтә гүзәл күренеш ул -

Яну, дөрләү, кабыну.

Мәхәббәткә чорналганнар өчен

Назлап сөю, көтү, сагыну.

 

Ян әле син дөрли-дөрли, учак,

Яндырырга кешең барында.

Утың бетеп, сүнеп калсаң әгәр,

Кем дә булмас шулчак яныңда.

 

Пыскып янма, кабынгансың икән,

Еракларга китсен очкының.

Җылылыкка мохтаҗ җаннарга

Шифа булсын кайнар ялкының.

 

Дөрләп янган учакларга карап,

Йөрәгемә алам зур ләззәт.

Үткән гомер килеп баса кебек,

Һәм җавапсыз тәүге мәхәббәт.

 

Әни кайткан... төшемдә

Атың кайткан, улым, диеп әни

Таң алдыннан кергән төшемә.

Сиртмәле кое янына басып

Юртагыма суын эчерә.

 

Ялларыннан сыйпый–сыйпый сөйли,

Тугры дусты бул, дип, улыма,

Киртәләрне бергә узыгыз сез,

Ак бәхетләр яусын юлыңа!

 

Башын чайкап торды аңлагандай,

Йөгереп китте шуннан аткаем.

Басып калдым юл чатында килеш,

Исән йөрсен, диеп, малкаем.

 

Нәкъ шул җирдә мин уяндым кинәт,

Серле төшем калды өзелеп.

Беләм инде, кайгы-шатлыгымда

Кайтып килә әни, сизенеп.

 

Яшәдең гел безнең өчен, әнкәй,

Изге догаларда үстердең.

Балаларым, диеп шатлык тоеп,

Үрнәк гомер җирдә кичердең.

 

Юк, китмәдең, безнең белән һаман,

Һәр табында өлеш куела.

Ешрак керче, әни, төшләргә син,

Мәңге бергә кебек тоела.

 

Толымбай

Җәйге төндә күл суында

Чәчен чайкый Толымбай.

Ефәк чәче, нурлы йөзе,

Күзләрендә - тулган ай.

 

Ай нурлары күлгә төшкән,

Зур көзгедәй ялтырый.

Төнбоеклы күлгә карап

Толымбай чәчен тарый.

 

Толым-толым чәчкәйләре

Тузыла талгын җилдә.

Өрфиягә ябынган кыз

Тирбәлә сыман күлдә.

 

Буй-сыннары Толымбайның

Чибәрлек өлгеседер.

Ходай биргән матурлыкның

Табигать билгеседер.

 

Толымбайның чибәрләре

Күлдә чайкый керләрен.

Җилгә  түгел, күл суына

Сөйли йөрәк серләрен.

 

Төнбоеклы күлгә төшәм,

Кабаттан шунда килсәм.

Яшьлегемә кайтам кебек,

Уйларга чумып йөрсәм.

 

Җәйге яңгыр

Җәйге яңгыр ява, җылы яңгыр,

Башларымнан коеп чылата.

Бар табигать көткән иде шуны,

Үләннәрдә көмеш су ята.

 

Ашыга-ашыга кызлар чаба,

Кулчатыры тотып, сакланып.

Бала-чага гөрләвектә йөри,

Мин эчкерсез карыйм сокланып.

 

Кулчатырсыз гына йөрим әле,

Малай чакны искә төшереп.

Әй, син, болыт, җылы яңгырыңны

Сип кызганмый, әйдә, җиткереп.

 

Җәйге яңгыр ява, җылы яңгыр,

Чәчләремнән ага йомшак су.

Һәр күзәнәк тәндә җиңел сулый,

Күктән төшкән олы бәхет бу!

 

Вөҗдан кушканча

Ак кәгазем кул астымда ята,

Очлап куйган үткен карандаш.

Хисләр дәрьясында йөзә-йөзә

Уйларымны тезәм бертоташ.

 

Ак кәгазьгә күчә татлы хыял,

Хыялларда өмет уяна.

Яшәү дәртем артып тора шуңа,

Зур юлларга дәшеп ут яна.

 

Дәрәҗәләр кирәк түгел миңа,

Даһилыкны берүк теләмим.

Капчык-капчык акча тупламадым,

Биләмәләр җирдә биләмим.

 

Иң әүвәле миңа шунсы кирәк:

Күрә белү дусны, дошманны,

Югалтмыйча олы сыйфатларны,

Үти алсам Ходай кушканны.

 

Кемнәргәдер ярау өчен генә

Алыштырмам акны карага,

Йә караны ак та дия алмам,

Тоз салмагыз йөрәк ярама.

 

Көзге кара төндә

Җаным өши, җаным әрни нигә,

Җылы өем салкын ни өчен?

Йокы килми күзләремә бүген,

Тыныч түгел нигә бу кичем?

 

Көзге җилләр шомлы тавыш белән

Өй түбәсен кага очынып;

Гүя, мине сынап карый сыман,

Шашып ала, куя да тынып.

 

Һәй, табигатьнең көчле вәкиле,

Сындырмачы минем җилкәнне.

Йөзә алмам озак ялгыз килеш,

Онытма син көзем җиткәнне.

 

Төнге уйлар, төнге кичерешләр...

Таңда әверелсәң икән җилгә;

Үзең киткәч, моңлы чишмәңнән

Җырың калса икән бу җирдә.

 

Аңлашыла тормыш кануннары -

Язылганы, язылмаганы...

Җиргә килгән җанның соңгы юлы

Килеп җитә - узылмаганы.

 

Соңгы юл - бары бер яклы гына,

Аннан кире узмый киткәннәр.

Урыныгыз оҗмахларда булсын,

Җирдән бакыйлыкка күчкәннәр.

 

...Төннәр шулай һәрчак шомлы микән

Соры, ямьсез көзләр җиткәндә.

Олыгайган гомер агачының

Яфракларын җиргә сипкәндә...

 

Әниемнең үрмә гөлләре 

Үрмә гөлләр әнкәй бүлмәсендә

Шау чәчәктә генә бүген дә.

Ал чәчәкле яшькелт күлмәгендә

Аның төсе – тәрәз төбендә.

 

Сөя иде әнием гөлләрен,

Балаларым, диеп кадерләп,

Үсегез сез, газизләрем, дөрләп,

Ак болытларга кадәр үрләп.

 

Гөлләреңдә, әнкәй, синең күзләр,

Чәчәкләре карый кояшка.

Балаларың кебек сагыналар,

Тик моңсулар үзеңнән башка.

 

Сагынам да, киләм яннарыңа,

Кулларыма алып гөлеңне.

Хәлләремне сөйлим җайлап кына,

Күрмәсәм дә, гәрчә, үзеңне.

 

Гөлләрең, әнкәй, һаман чәчәктә,

Үзең генә киттең иртәрәк.

Яшәргә иде дә бит әле, яшәргә

Балаларың белән бергәләп. 

 

Әрнүле язмыш

Кагылмагыз хисләремә,

Моң тулы йөрәгемә.

Юатулар зур ярага

Әрнүләр бирә генә.

 

Тынгы бирми йөрәгемә

Күптәннән алган яра.

Төзәлмәс булган, күрәсең,

Һаман озатып бара.

 

Әллә язмыш, әллә ялгыш,

Бәлки, яшьлек хатамдыр.

Гаеплемен бары үзем,

...Шуны уйлап шашамдыр.

 

Онтылыр, диеп уйладым,

Яшьлекнең хаталары...

Гомер үткән саен ләкин

Арта бара нибары.

 

Язмышка сылтамыйм моны,

Язмыш, дисәм, ялгыштыр.

Ялгышлардан торган юлым –

Миңа тигән язмыштыр.

 

Ялгышкан чаклар була

Ялгышмаган түгел бу гомердә,

Ялгышканмын, мин дә ялгышкан.

Тик хатамны такмыйм берәүгә дә,

Гыйбрәт алам шушы язмыштан.

 

Ялгышлардан торган язмышларда -

Безнең үткән гомер агышы.

Кыска гына шушы мизгелләрдә -

Шатлык-куанычы, сагышы.

 

Ялгышулар өзә өметләрне,

Челпәрәмә килә хыяллар.

Күккә оча сыман барысы да,

Ишелгәндәй була кыялар.

 

Ялгышуның азаклары авыр,

Искә алсаң кайчак сагынып.

Аяз көнеңдә дә килеп җитә

“Кара шәлен” баштан ябынып.

 

Ашыкмагыз берүк ялгышырга –

Уйламыйча ялкын йотарга.

Кешелекнең матур сыйфатларын

Җаныбызда кирәк тотарга.

 

Түгелмәсен күз яше

Күзләргә яшь тулган чаклар бар,

Елаган чакларым капланып.

Хаталар ясаган чаклар бар...

Йөрмәдем һичкемгә акланып.

 

Шатлыктан елаган чаклар бар,

Яшемне чыгармый тыелып.

Шатлыктан, кайгыдан саркыган -

Ярсыган йөрәккә җыелып.

 

Күз яшьләре тозлы су икән,

Чишмәдәй саф - көмеш булса да.

Чылатмасын керфек очларын,

Мөлдерәмә булып тулса да.

 

* * *

Яраланып нахак сүзләрдән,

Кеше йөрәкләре янмасын.

Сагышлардан һәм кайгылардан

Кайнар яшьләр агып таммасын!

 

“Өзгәләнә җаным”

Нәфкать Нигъмәтуллин җырына

Өзгәләнә җаным шашып-шашып,

Йөрәгемнән ага сагыш-моң.

Гомер елгам, гүя, ярсый ташып,

Кайда ашыгасың икән соң...

 

Ялгыз агач сыман тетрәндерә

Көзге салкын яңгыр яуганда.

Бу бит әле хәтәр сынау гына,

Карлы кышка кереп барганда.

 

Тормыш һәрчак сыный төрле яклап

Бик кадерле, кыска гомердә;

Тез астына суга егар өчен, 

Көчсез булып калсаң әгәр дә.

 

Соңгы тукталышка җитеп киләм,

Өзгәләнә җаным уйланып...

Эх, яшисе иде дөрли-дөрли,

Тагын бер яшьлектә уянып.

 

Яшьлегем язлары

Мондый язлар барын белми идем.

Рәшит Әхмәтҗанов.

Зөя өсләреннән искән җилләр

Сәламеңне синнән китерә.

Әйтерсең лә, тәүге сөю хисләрен

Соңлап кына миңа җиткерә.

 

Ярларыннан ташып чыга Зөя,

Карлы бозлар киткәч язларда.

Сагынып үткән шушы чакларны

Җырларыма калды язарга.

 

Бу язларда сиңа гашыйк идем,

Мәхәббәттә тәүге мизгелем.

Зөя өстендәге акчарлагым -

Боз астыннан чыккан язгөлем.

 

Үткәннәргә кайту юлы бикле,

Акмагандай Зөя кирегә.

Инанам мин көзләр килүенә

Сары каеннарны күрүгә.

 

Мондый язлар бүтән булмас инде,

Кабатланып килмәс яшь чагым...

Көлләре дә очып таралышкан,

Күптән сүнгән кайнар учагым...

Азат ВАХИТОВ.