Милләт анасы

Бу ил хатын-кыз җилкәсенә башын салган.

Роза Туфитуллова.

Быел Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы төзелүгә 30 ел була. Февраль аенда конгресс җитәкчелеге үз вакытында Россиянең төрле төбәкләрендә «Ак калфак»ка нигез салган мөхтәрәм утыз хатын-кызны кунакка чакырды. Кызганыч, халкына саллы эш күрсәткән шактый гүзәл затлар арабызда юк инде. Чакырылганнар арасында Әстерханнан - мин, Ульяновскидан Асия апа Мөлекова бар иде.

1990 еллар башында милләтне берләштерүче көч - Бөтендөнья татар конгрессы төзелә. Аның беренче рәисе Индус Ризак улы Таһиров үзенең урынбасары Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова белән беренче көннән үк аңлашып эшли. Тугандаш җаннар булалар, бер-берсен бер сүздән аңлыйлар. Конгресска көч бирерлек оешмалар кирәк була. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы конгрессның уң канаты булып дөньяга туа, аңа Роза ханым Туфитуллова нигез сала. Бер-берсен күрергә интизар булган татарлар каян гына килми Казаныбызга! Дөнья буйлап сибелгән татарны алар муенсага җыйган кебек конгресс тирәсенә туплый. Чыгышлары белән морзалардан булган Беларусь, Литва, Балтыйк буе илләре татарлары милләт җанлы, көчле рухлы, телне онытсалар да, татарны татар итәрлек сыйфатларын саклап калганнар. Алар милләтне саклау өчен бөтенесен бирергә дә әзер.

“Конгрессның күчмә утырышында Семипалат татарларының «Галиябану» исемле газета чыгарып ятуы турында билгеле булды. Шундый авыр заманда ярату, яратышу турында язалар, дип без сокландык. Бу минем хәтеремдә әле дә саклана”,- дип искә ала Роза ханым. 

Хатын-кызларның абруе үскән саен “Ак калфак”ка да колак сала башлыйлар. “Ак калфак”ка Роза Рәхмәтулла кызы тышкы матурлыкны түгел, гыйффәтлелек, аклык, пакьлек һәм әхлакый сыйфатларны сала. Хәзерге матурлык конкурсларының башында “Ак калфак” тора. 1992 елда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә “Гыйффәт туташ” бәйгесе уза. Аның нигезенә милли гаилә традицияләрен саклау, шул тамаша аша халыкның күңелен уяту теләге салына. Кызганыч, Тукай сүзләре белән әйткәндә, милләт тирән гафләт йокысында, бәйгегә зур җитәкчеләр килми. Бу вакытта милли бәйгеләрнең асылын, кирәклеген гади халык кына түгел, дәүләт җитәкчеләрендә дә аңлау юк иде әле, ди Роза Туфитуллова.

Милләт йөген җилкәсенә салган Роза ханым ул заманда татар тормышында күп яңа буразналар сыза, милләт кызларының язмышы белән кызыксына, киңәшләрен бирә. Татарлар яшәгән төбәкләрдә конгресс оешмалары белән бергә яшәү потенциалы булып «Ак калфак»лар дөньяга аваз сала, алар барысы да Роза ханымның аякка баскан “балалары” - хезмәт җимешләре.

1999 елның 6-8 июлендә борынгы татар ханлыгы Хаҗитарханда - бүгенге Әстерханда конгрессның күчмә утырышы узды. Шул көннәрдә конгресс рәисе Индус Таһиров һәм Роза Туфитуллова фатихасы белән Әстерханның “Ак калфак” оешмасына нигез салынды.

Туксанынчы елларда Роза ханым Сөембикә-ханбикә темасын күтәреп чыкты. Сөембикә - татар халкы өчен азатлык, дәүләтчелек символы. Ул ханбикәнең исемен төрки-татар дөньясына кайтаруны башлап җибәрде, Казанда бу мөхтәрәм зат чишмә башында торды. Ханбикәнең исеме халыкка кайта башлагач, ул журналга «Сөембикә» исемен кайтаруга алынды. Монда да төп рольне уйнады, шул юлда күпме авырлыклар кичерде. Болар минем күз алдымда булды, эш бик авыр барды. Роза ханым редакторлык иткән чорда «Сөембикә» журналы үзенең кыйммәтле бүләген - «Сөембикә беләзеге»н булдырды, аның лауреатлары Россиядә, Төркиядә, Германиядә һәм Америкада яши.

Роза ханым тәэсирендә “Ак калфак”та эшне Сөембикә-ханбикәдән башладым. Казан ханбикәсе Сөембикәнең үткән юлын, язмышын ачыклауда шактый хезмәт башкардык. 2002 елда оешмабызны “Сөембикә” төрки-татар берләшмәсе итеп киңәйттек.

Роза Рәхмәтулла кызы гел халык арасында була, очрашуларда катнаша, милләтнең иң авыр мәсьәләләрен күтәреп чыга, чишелеш юлларын күрсәтә. Үз өстендә эшли, гел югарыга омтыла, гел үсештә була. Аны шактый яшь килеш, 42 яшендә татарның абруйлы журналына - «Азат хатын»га баш мөхәррир итеп куялар. Роза ханым туксанынчы елларны болай дип искә ала:

«Сөембикә» журналын җитәкләгән вакытта халыкка ничек булса да булышырга тырыштык. Эшкә башкалардан алдан килеп, кичке тугызда гына өйгә кайтып китә идем. Кызым Гөлназ мине жәлләп, әни, өйдәге эшләрне үзем эшлим, бөтенебез дә сине жәллибез, төнлә кайтып йөрмә инде, шунда гына кунып кал, дия иде. «Сөембикә» журналы ул елларда халык белән бергә булды, ерак авыллардан ярдәм сорап киләләр иде. Кабул итү бүлмәсенә иртәнге сәгать 8дә килеп, тезелешеп утыралар, башта аларның мәсьәләләрен чишәргә тырышам. Бер мәсьәлә, бер хат артыннан йөрү дә никадәр вакытны ала иде бит, төрле чиновникларга хатларны үзем яза идем. Халык мөрәҗәгатьләре буенча аерым дәфтәр тоттым. Аннан соң гына төп хезмәтемә - журнал эшенә алына идем. Вакыты шул, монда да проблемалар муеннан ашкан - кәгазь табарга кирәк, башка мәшәкатьләр... Перестройка елларында хәсрәт дөньясы эчендә күп йөздем. Бу ил хатын-кыз җилкәсенә башын салган, ул елларда илдәге төп авырлык хатын-кыз җилкәсенә төште. Безнең татар хатын-кызларына милләтне саклау бурычы да йөкләнгән, аның да күбрәге төшә әле. Миңа, син гел хатын-кызны тыгасың, дияләр иде. Үземә авырлык булып әйләнеп кайткан чаклар аз булмады. Яндык-көйдек, исәнлек какшады, кайтарып булмый торган вакытлар...”

Офыклар киңәйгән саен Роза ханым сәясәткә тирәнрәк тартыла. Әмма бу коры сәясәт булмый, аның максаты - хатын-кызның хәятен яхшырту, татарның зур, югары сәнгатьле, тирән тамырлы халык икәнен күрсәтү. Аны Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлыйлар. Роза Рәхмәтулла кызы  депутат елларын искә төшереп болай ди:

“Перестройка заманы, бик авыр вакыт. Петровский спирт заводына бирелгән акчаны бер төркем депутатлар белән даулап алып, Казанның хатын-кызлар консультациясенә йөкле хатыннарны тикшерү өчен УЗИ аппараты сатып алуга юлладык”.

Мамадыш районы китапханәчесе Гөлйөзем ханым болай дип сөйли:

“Тормыш авыр, перестройка еллары. Роза Туфитуллова Татарстан Дәүләт Советында депутат булып торганда безнең районга килде. Очрашуда сүзен хатын-кызлар, күп балалы гаиләләрнең хәлен белешүдән, аларга нинди ярдәм кирәклеген ачыклаудан башлады. Шунда бер анадан, балаларыңны соңгы тапкыр кайчан ашаттың, дип сорады. Халык белән аралашканда без аның үз-үзен тотышына, әхлагына хәйран калып, милләт анасы менә нинди була, дип сокланып утырдык. Бу очрашу һәм Роза ханым күңелемә якты истәлек булып уелып калды”.

Аңа президент та, гади авыл кешесе дә - барысы да ихтирам, хөрмәт белән карый.

Язучы Зәки Зәйнуллин болай дип искә ала:

«Без урамда, азатлык, дип кычкырып йөргәндә, Роза Казанда тыныч кына кызлар мәктәбе ачты, республикада аналар, балалар мәсьәләләрен юллап йөрде».

1993 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин ярдәме белән кызлар мәктәбе өчен яңа бина салына. «Ак калфак» ярдәмендә аңа Фатиха Аитова исеме бирелә. Бу мәктәп хәзер Казанның 12 нче кызлар гимназиясе. Роза ханым укытучылар коллективы, укучылар белән элемтәдә тора, шефлык итә, 1 сентябрьдә Белем көненә барып йөри. Үз өендәге китапларны, язучыларның китапларын җыеп илтә. Ул елларда унбер еллык мәктәптә 300дән артык кыз бала укый. Уку-укыту татар-рус телендә алып барыла, укытучыларның күбесе - хатын-кызлар. Гимназиядә кызларны эстетик тәрбияләүгә, кул эшләренә, кием тегәргә өйрәтүгә, баланы гаилә тормышына әзерләүгә зур игътибар бирелә. Физкультура дәресләре кыз бала организмына яраклаштырып үткәрелә.

Пенсиягә киткәч Роза Рәхмәтулла кызы Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән Мәскәүдә Россия Иҗтимагый палатасында эшләде. Анда да хатын-кыз, гаилә мәсьәләләрен күтәреп чыга, чишү юлларын күрсәтә. Башка өлкәләрдән килгән ир-атларга үрнәк булып, палатаның иң эшлекле, актив әгъзасына әверелә. Хезмәтен олылап, Мәскәүнең мәртәбәле залында дәүләт бүләге бирәләр.

Роза Туфитуллова - тормышын милләтенә багышлаган ханым, бигрәк тә ана, бала, гаилә хакын хаклап, күп авырлыклар кичергән, материаллар язган, җитәкчеләр, депутатлар белән тарткалашып озын юллар узган кеше. Рәссам Рәфгать Вахитов юкка гына Казан ханбикәсе Сөембикә образын Роза  Туфитулловадан алып язмаган!

Быелның февраль аенда «Ак калфак»ның 30 еллыгы уңаеннан очрашуда конгрессның беренче рәисе Индус Таһировны, «Ак калфак»ның әнкәсе Роза Туфитуллованы һәм Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиевны басып каршы алдык. Бик мәртәбәле, дәрәҗәле чара иде ул. Роза Рәхмәтулла кызы шефлык иткән Казанның 12 нче кызлар гимназиясендә булдык. Гимназия диварындагы ханбикәбез портретына текәлеп, шактый озак итеп карап тордым. Мизгел эчендә Кол Галинең Зөләйхасы, Нурсолтан, Сөембикә ханбикәләребез, Гаяз Исхакыйның остабикәсе, үзенең хатыны Бибимәрьям, Хәсән Туфанның Луизасы, Гадел Кутуйның Галиясе, Габдрахман Әпсәләмовның Гөлшаһидәсе, Ркаил Зәйдулланың Мөхлисәсе күз алдымнан үтте...

Язмама йомгак ясап, ХХ гасыр уртасы - ХХI гасыр башындагы мәшһүр татар хатыннары мәрҗәненең башында Роза Рәхмәтулла кызы тора дисәм, каршы килүчеләр булмас, дип саныйм. Ул - төрки-татар тарихында Сөембикә таҗын күтәргән хатын-кызларның берсе. Дәүләт, хакимият органнарында эшләп, кешелек сыйфатларын саклап калу, милләт мәсьәләләрен тыныч, аек акыл белән дәүләт югарылыгында чишү өчен Роза Туфитуллова булырга кирәк шул. Ул сыйфат табигатьтән бөтен кешегә дә бирелми. Аның белән түгәрәк өстәл артына утырып, җанлы, эшлекле әңгәмә корырга теләге булганнарның да бер гомере җитмәскә мөмкин.

Роза ханым белән 1996 елдан бирле даими аралашып яшим, ул тормыш йөген өлешемә тигән көмешем дигәндәй тыныч кына тарта, үзенең башкарган хезмәтләре турында сөйләп йөри торган кеше түгел. Кайвакыт туктап үз-үземә, Роза апа бу гамәлемне ничек бәяләр иде икән, дип сорау бирәм. Бу яктан ул безгә - хатын-кызларга үрнәк булып тора.

Роза ханым, кадерле остазым, ирегез Миралим әфәнде белән икегезгә дә нык сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, тән һәм җан тынычлыгы телим.

Миралим әфәнде тормышында Роза ханым, дөрестән дә, роза чәчәге. Ул Роза ханым өчен тормышның бөтен шартларын, шул исәптән иҗат өчен дә шартлар тудырган. Алар икесе бергә, күз тимәсен, бик матур пар. Тормышны матур, чиста үтеп, олы яшькә парлап килеп җитү – үзе зур бәхет ул. Милләт  тормышында шундый матур парлар күбрәк булсын иде.

Наилә ПОТЕЕВА-ФАТЫХОВА-ЯУШИРМӘЛЕ,

«Сөембикә беләзеге» лауреаты.

Чардаклы бистәсе.