Ватаныбыз геройлары

Махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган милләттәшләребезне соңгы юлга озаттылар. Алар безнең күңелләрдә Ватан геройлары булып сакланачак.

31 нче десант бригадасы десант-штурмлау батальонының медицина взводы хәрби санинструкторы Илнур Шакуров Украинада үткәрелгән махсус хәрби операция вакытында һәлак булган. Ул – тәҗрибәле хәрби хезмәткәр, моңа кадәр Сириядә барган хәрби операциядә катнашкан. Кече сержант званиесендәге солдат батырлык үрнәкләре күрсәткән өчен 4 нче дәрәҗәле Георгий тәресе белән бүләкләүгә тәкъдим ителә. 2017 елның январенда Хмеймим авиабазасына барып төштек, дип искә төшереп сөйләгән Илнур. Сириядә санинструктор буларак төрле бурычларны үти, шул исәптән ил халкына медицина ярдәме күрсәтә.

Илнур Шакуровның туган ягында, Ульяновскида ике кечкенә кызы белән хатыны калган.

“Илнур – чын герой. Ул Туган илгә, Россиягә намуслы хезмәт итте һәм Ватаныбыз хакына газиз гомерен дә кызганмады. Ул һәрвакытта да безнең йөрәкләрдә, күңел түрләребездә сакланачак”,- ди солдатның якыннары.

Һава-десант гаскәрләренең 31 нче Ульяновск бригадасында хезмәт иткән Илдар Усманов Украина җирендә һәлак булган. Ул Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсендә туып үсә. 2018 елдан аерым десант штурмлау бригадасында контракт буенча хезмәт иткән.

Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә хәрби хезмәткәрнең әнисе белән йөкле хатыны калган. Усманов бер ел элек кенә әле өйләнә һәм гаиләсе белән Придорожный бистәсендә яши. 31 яшьлек милләттәшебезне 6 апрельдә Энгельс шәһәренең мөселман зиратында җирләгәннәр.

Хәрби антларына ахыргача тугры калып һәлак булган татар ир-егетләренең рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын, Аллаһы Тәгалә аларга Ватан өчен сугышта ятып калган шәһитлек дәрәҗәсе насыйп итсен.