Аделовлар – хирурглар династиясе

Өлкә күләмендә танылган хирург Аделовларның нәсел тамырлары Татар Сайманы авылына барып тоташа. Озак еллар Новоспасское үзәк район хастаханәсендә хирург булып эшләгән Кәрим Аделовның бүген үз клиникасы белән аптекалары бар. Аның икебертуган энесе Рөстәм Аделов Николаевка район больницасында хирург буларак катлаулы операцияләр ясый. Аделовлар нәселенең лаеклы дәвамчысы – Рамил Рөстәм улы Ульяновскиның “Альянс Клиник” кардиохирургия үзәгендә бүлек мөдире вазыйфаларын башкара.

Клиника һәм аптекалар хуҗасы

Кәрим Абдулхак улы Аделов гади колхозчылар гаиләсендә хезмәт белән чыныгып үсә. Авыл әбиләре, тыйнак, сабыр булуыма, гел ниндидер эш белән мавыгуыма, азып-тузып йөрмәвемә сокланып, Кәрим балам, үсеп җиткәч, син мулла яки председатель булырсың инде, дияләр иде, ди ул. Ә Кәрим бала вакыттан ук врач булу, кешеләрне төрле авырулардан дәвалау турында хыяллана. Дүртенче класста укыганда авыл этләрен йоклатып, аларга җиңелчә генә операцияләр ясый. Кулына өлгергәнлек аттестаты алган максатчан егет Сызран медицина училищесына укырга керә. Яшь белгечне күрше Кочкарлей авылы медпунктына фельдшер итеп эшкә җибәрәләр. Медик буларак беренче чирканчыкны менә шунда ала инде ул. Озак та үтми, сукса тимер өзәрлек сөлектәй егетне Совет Армиясе сафларына алалар. Ерак Көнчыгышка, Тын океан флотына барып эләгә. Беренче көннән үк үзен флот фельдшеры итеп билгелиләр. Ул өч ел дәвамында 600 диңгезче белән 120 офицерга медицина ярдәме күрсәтә. Хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы буларак таныла, корабльнең баш старшинасы дигән званиегә лаек була, “Ерак поход өчен” мактау билгесе белән бүләкләнә.

Флотта хезмәт итеп кайткан батыр, тәвәккәл диңгезче, һич тә икеләнмичә, Куйбышев медицина институтына юл тота. Әлбәттә инде, шундый дәрәҗәле вузда уку җиңел генә булмый. Стипендия акчасы җитмәү сәбәпле, вокзалда кунарга да, урам себерергә дә туры килде, әмма беркайчан да сыгылып төшмәдем, югалып калмадым, төшенкелеккә бирелмәдем, әти-әниемә зарланмадым, аларга өстәмә мәшәкатьләр тудырмадым, үз көнемне үзем күрергә тырыштым, ди Кәрим Абдулхак улы, күңел хатирәләре белән бүлешеп. Мединститутның дәвалау факультетын уңышлы тәмамлап, хирург-уролог белгечлегенә ия була ул.

Өстенә ап-ак халат киеп куйган яшь хирург үзенең туган якларына – Новоспасское район хастаханәсенә ашкынып эшкә кайта. Һәм бөтен күңелен биреп, җаваплылык хисе тоеп, егерме ел дәвамында хирург хезмәтен башкара. Югары категорияле врач, кешеләрне үлемнән коткарып, ел саен ике йөздән артык катлаулы операция ясый. Хәтта берничә тапкыр йөрәккә дә ясарга туры килде, ди ул. Операция ясатырга җыенган барлык авырулар да тумыштан ук хирург булган Аделовка эләгергә тырышалар. Ул районда пациентлардан беркайчан да ришвәт, ягъни взятка алмаучы табиб буларак та таныла. Ихлас күңелдән әйтелгән җылы рәхмәт сүзе – минем өчен иң зур бүләк, ди ул, бәхетле елмаеп.

Туксанынчы еллар башында Кәрим Абдулхак улы бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, үз эшен – бизнесын башлап җибәрә. Көне-төне эшләп, тир түгеп тапкан хәләл малына аптека төзетә. 2007 елда Ульяновск өлкәсенең авыл районнары арасында беренчеләрдән булып Новоспасское бистәсендә “Аникс-Фарм” дип исемләнгән фирма барлыкка килә. Бүген әлеге фирма Новоспасское, Павловка, Николаевка, Иске Кулаткы районнарында эшләп килүче 16 аптека белән “Клиника доктора Аделова” медицина диагностикасы үзәген берләштерә. Әлеге клиникада медосмотр узарга, йөздән артык төрдә анализ бирергә, УЗИ һәм маммография ясатырга, 8 кешегә исәпләнгән көндезге стационарда дәваланырга мөмкин. Биредә шулай ук югары квалификацияле табиблар – невролог, уролог, терапевт, офтальмолог, гинеколог, дерматовенеролог һәм теш врачы прием алып баралар. Өлкә клиник хастаханәсенең офтальмология бүлеге монда үз кабинетын ачып җибәргән. Хәзер белгечләр авыруларны кабул итеп, һәр җомга көн саен күзләргә операция ясыйлар. Клиникабызны киңәйтергә булдык әле, тагын бер этаж төзеп, тоз шахтасы ачарга ниятлибез, коронавирус авыруын кичерүчеләр өчен бу бик тә кирәкле дәва, дип планнары белән бүлеште Аделов. Ә биш йөз квадрат метрлы подвалны боксерлар клубына түләүсез бирдек, бүген анда сиксән бала спорт белән шөгыльләнә, ди ул. Аделов фирмасында барлыгы 77 кеше эшли. Аларга хезмәт хакы вакытында түләнелә. Медицина үзәгендә эшләүче сигез белгеч фирманың үз фатирларында түләүсез яшиләр.

Бөтен гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган Кәрим Абдулхак улы озак еллардан бирле хәйриячелек белән шөгыльләнә. 2005 елда Новоспасское район үзәгендә нәкъ менә аның тырышлыгы аркасында ике этажлы мәчет сафка бастырылды. Хәзер әлеге мәчеттә биш вакыт намаз уку, дин дәресләре үткәрү өчен бөтен шартлар тудырылган. Меценат Аделов бистәнең мөселман зиратын тотуга бәйле чыгымнарны да үз өстенә алган. Ул туган авылы Татар Сайманы мәчетенә һәм шулай ук Репьевка авылы мәчетенә дә һәрдаим булышып тора. Иске Кулаткының ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге дини-мәгърифәтчелек үзәген тулы канлы тормыш белән яшәтүгә дә үз өлешен кертә. Ел саен Татар Сайманы һәм Новоспасское мөселманнарын зур автобуслар белән “Изге Болгар җыены”на җибәрә. Аның ярдәмендә изге җирләргә хаҗ сәфәренә баручылар да шактый. Игелекле, киң күңелле эшмәкәр инвалид балаларга, мохтаҗ пенсионерлар белән аз тәэмин ителгән гаиләләргә финанс яктан булыша. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйриячелек акциясендә дә бик теләп катнаша.

“Аллаһы Тәгалә, бары тик башкаларга бирүчегә генә, малыннан өлеш чыгаручыга гына бирермен, дигән бит. Беләсезме, бу бик тә дөрес, хак сүзләр. Сәдака итеп тапшырган мал һәрвакытта да күп тапкыр артып, хуҗасына кире әйләнеп кайта. Баласына операция ясату өчен ярдәм сорап килгән ананы ничек борып чыгарасың инде?! Кешеләргә ярдәм итә алуымнан ләззәт табам, канәгатьлек хисе кичерәм, күңелем күтәрелә”,- ди олы йөрәкле меценат Аделов.

Cәламәтлек саклау тармагында күпьеллык тырыш, фидакарь хезмәте һәм хәйриячелек эшчәнлеге өчен Кәрим Абдулхак улы өлкә Губернаторы, Законнар чыгару Җыелышы, район администрациясе һәм өлкә сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ә күптән түгел Ульяновскида гөрләп узган федераль Сабан туенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов доктор Аделовка Рәхмәт хаты тапшырды. Милләт җанлы эшмәкәрнең татар телен һәм мәдәниятен, ислам диненең рухи кыйммәтләрен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүе җитәкчелек тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде. Иң мөһиме – халыкның рәхмәт сүзе, ул канатлар куя, яшәү көче өсти, ди ул үзе.

Кәрим Абдулхак улының гаиләсе дә сокланырлык. Врач-терапевт һөнәрен сайлаган тормыш иптәше Роза Дәбир кызы белән матур гына яшәп, кызлары Наиләне тәрбияләп үстергәннәр. Ул әти-әнисенең эшен дәвам итеп, Самара медицина университетының фармацевтика факультетын тәмамлаган. Наилә Кәрим кызы хәзер “Аникс-Фарм” фирмасына җитәкчелек итә. Балдан татлы оныкларыбыз Салават белән Диананың уңышларына, бәхетенә сөенеп, булганына шөкрана кылып, кешеләргә ярдәм итә алуыбызга шатланып яшибез, ди Кәрим Абдулхак улы.

“Беренче операциямне хәтерлим”

Рөстәм Яхъя улы Аделов, мәктәптә бергә укып йөргән, бергә уйнап үскән икебертуганы Кәрим Абдулхак улы Аделовтан үрнәк алып, Сызран медицина училищесына укырга керә. Фельдшер дипломына ия яшь белгечне Николаевка район больницасының хирургия бүлегенә медбрат итеп эшкә юнәлтәләр. Биредә өч ай чамасы эшләп, ул врач профессиясен гомерлек кәсеп итеп дөрес сайлавына тагын бер тапкыр инана. Шуңа күрә Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, документларын Куйбышев медицина институтының әзерләү бүлегенә – рабфагына илтеп тапшыра. Аннары аны дәвалау факультетының беренче курсына укырга алалар. Бөтен сәләтен эшкә җигеп белем ала, хирург-травматолог белгечлегенең барлык нечкәлекләрен тирәнтен үзләштерә ул. Кечкенә чактан ук хирург булырга, ак халат киеп больницада эшләргә хыялландым, ди Рөстәм Яхъя улы.

Югары белемле врач Ульяновск шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә интернатура үтеп, Николаевка район больницасына эшкә кайта. Балачак хыялының чынга ашуына чиксез сөенгән яшь хирург җиң сызганып эшкә керешә. Моннан утыз ике ел элек, 1989 елда үз куллары белән мөстәкыйль рәвештә беренче операция ясавын бүгенгедәй яхшы хәтерли ул. Операцияне холециститы булган 87 яшьлек әбигә ясый. Доктор, без сезгә ышанабыз, дип әйтәләр ул вакытта балалары. Һәм катлаулы операция кичергән әбекәй ун көннән соң яңа туган бала кебек өенә кайтып китә. Шуннан соң Рөстәм Яхъя улына хирургия һәм травматология буенча йөзләгән операция ясарга туры килә. Врач операция вакытында мөмкин булганның барысын да эшли, күп нәрсә шулай ук организмның, авыруның нинди хәлдә булуына бәйле, ди хирург Аделов.

Хезмәт юлын гади хирург буларак башлап җибәргән милләттәшебез төрле елларда поликлиника мөдире, баш врачның дәвалау мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфаларын үти. Хәзер аның гомуми хезмәт стажы 38 ел тәшкил итә. Шушы вакыт эчендә ул күпме авыруны үлемнән коткарып калып, күпме кешегә гомер бүләк иткән!

Рөстәм Яхъя улы җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт һәм мөмкинлек таба. Якташлары аны Николаевка район Советына депутат итеп сайлаганнар. Хәзер Советның бюджет комиссиясе рәисе вазыйфаларын башкара. Шулай ук Поспеловка авыл җирлеге башлыгы итеп сайлап куйганнар.

“Әлбәттә инде, сәламәтлек саклау тармагының бүгенге хәле тирән борчуга сала. Район хастаханәләрендә кадрлар җитми. Дәүләттән бер миллион сум алып килүче яшь белгечләр бераз эшлиләр дә, шәһәргә кайтып китәләр. Врачларны торак белән тәэмин итү проблемасын ничек булса да хәл итәсе иде”,- ди тәҗрибәле хирург.

Кырык елга якын гомерен медицинага багышлаган хирург Аделов Ульяновск өлкә Губернаторы, өлкә хәрби комиссары һәм өлкә сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнгән. Авыруларның операциядән соң савыгып аякка басулары, рәхмәт әйтеп өйләренә кайтып китүләре – минем өчен иң зур бүләк менә шул, ди ул.

Рөстәм Яхъя улы район хастаханәсенең ЛОР кабинетында шәфкать туташы булып эшләгән мәрхүмә хатыны Рушания белән ике ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Ринат Самара өлкәсенең ГИБДД идарәсендә җитәкче урында эшли. Ә Рамил әти-әнисе һәм Кәрим абыйсы юлыннан атлый. Бүген ул “Альянс Клиник” кардиохирургия үзәгенең бүлек мөдире.

“Буш вакытым килеп чыкса, ял көннәрендә туган авылыма, Сайманга әнием янына ашыгам. Ул һәрвакытта да зарыгып көтеп ала, моңсуланып озатып кала. Әтием белән әнием безне – өч улларын кадерләп үстерделәр. Бертуганнарым икесе дә агроном профессиясен сайлады. Без әти-әниебезгә чиксез рәхмәтле”,- ди Рөстәм Аделов.

Әти-әнисе юлыннан атлый

Рамил Рөстәм улы Аделов үзенең әти-әнисе һәм хирург абыйсы Кәрим Аделов үрнәгендә табиб һөнәрен сайлый. Врач булу максаты аны Самара дәүләт медицина университетына алып бара. Дәвалау факультетын уңышлы тәмамлап, УлГУның медицина институтында невролог белгечлеге буенча ординатура бетерә. Аннары өлкә клиник хастаханәсендә эшләп беркүпме тәҗрибә туплый һәм рентгенхирург белгечлеген үзләштерә. Ә хәзер ул Ульяновскиның “Альянс Клиник” кардиохирургия үзәгендә бүлек мөдире булып эшли.

“Планлы һәм экстренлы операцияләр ясыйбыз. Пациентларны коткарып калу, иң кадерле нәрсә – гомер бүләк итү өчен хәлебездән килгәннең барысын да эшлибез инде. Сәламәтлегегезне саклагыз, авырмагыз!”- ди Рамил Рөстәм улы.

Ә авырулар тормыш юлыннан ышанычлы адымнар белән атлаучы милләттәшебезгә рәхмәт сүзләре юллыйлар. Аделов кебек врачлар күбрәк булсын иде, ди алар.

Әти-әнисе белән әби-бабасыннан милли һәм дини тәрбия алып үскән Рамил Рөстәм улы татар гаиләсе корып җибәргән. Хатыны Гүзәл белән ике кыз бала – Альмира белән Аминаны тәрбияләп үстерәләр.

Исхак ХӘЛИМОВ.