Россия – уртак йортыбыз

Җомга вәгазе

Россия Федерациясенең барча халкы, шул исәптән безнең мөселман өммәте дә дәүләтебез тарихындагы мөhим дата - Россия көне турында белә. 12 июнь - зур әhәмияткә ия булган көн. Ул - бөтен ил, төрле милләт hәм дин вәкилләре - барлык гражданнар өчен дәүләт бәйрәме. Әлеге датада Россия дәүләтенең күп гасырлык тарихы, Олы hәм Кече Ватаныбызның хәзерге тормышы гәүдәләндерелә, анда безнең халыкның бердәм, көчле hәм бәйсез дәүләттә яшәү ихтыяры чагылыш таба.

Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: «Әй, Адәм балалары! Хактыр ки, без сезне бер ир вә бер хатыннан яралттык. Бер-берегез белән аралашыгыз, бер-берегез белeн танышыгыз дип, сезне кавемнәр hәм кабиләләргә аердык. Хактыр ки, гөнаh кылудан курыккан кеше Аллаhы каршында иң олы абруй вә дәрәҗә казаныр. Шөбhәсездер ки, Аллаhы барысын да белеп, хәбәрдар булып тора».

Безнең илебез - төрле диннәрне тотучы төрле халыкларның уртак йорты. Бу көн милләтләрнең күп гасырлык дуслыгын hәм традицияләргә тугрылыгын, өмет-ышанычыбыз белән ихтыяр көчебезне гәүдәләндерә. Ул Туган илгә олы мәхәббәт хисен hәм бердәмлегебезне саклап калып ныгыту хисабына үзебезнең эш-гамәлләребез белән аның куәтен арттырырга омтылуны күрсәтә. Нәкъ менә шул бердәмлегебез гасырлар буе Россиягә күпсанлы дошманнарына каршы аяусыз сугышларда җиңеп чыгарга ярдәм итә. Ул бирешмәскә, аякка басарга hәм үз территориясендә яшәүче барча халыклар өчен тынычлык hәм гаделлекнең ышанычлы сакчысына әверелеп ныгырга булыша.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, әйдәгез, барлык раса, милләт hәм дин вәкилләренә карата шәфкатьле hәм мәрхәмәтле, дустанә мөнәсәбәттә булыйк, шул рәвешле генә Аллаhы Раббыбыз гаиләләребезгә, җәмгыятебезгә hәм Туган илебезгә чәчәк атып яшәү мөмкинлеге бирүенә исәп тота алабыз.

Хәзерге вакытта бик күп традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләр зур сынаулар аша уза. Безнең традицияләргә бөтенлeй чит-ят булган бер җенесле никахлар (однополые браки), өлкәннәрнең абруй-дәрәҗәсен инкарь итү, башкалар хисабына яшәргә тырышу hәм эшне яратмау - болар барысы да безнең яшьләрне боза, азгынлыкка этәрә, аңнарын томалый.

Әлеге ялган кыйммәтләр илебез халыкларының рухилыгына, дәүләтебез иминлегенә җитди куркыныч тудыра. Әмма бергә hәм бердәм булсак, бу сынауларны, һичшиксез, җиңеп чыгарбыз. Россиянең hәрвакытта да үз үсеш юлы булган бит. Анда төрле милләт hәм дин вәкилләре hәрчак уртак тел табып яши белгән, бергәләп авырлыкларны җиңеп чыккан, үз традицияләрен саклап калган. Илебез тарихында төрле чорлар, хәтта Туган илебез бөтенләй таркалыр кебек тоелган чаклар да була. Ләкин ул бирешми, нык тора. Безне hәрвакытта да ныклы иманыбыз коткарып калган, аның ярдәменә таянып Туган илне саклый hәм яклый алганбыз.

Вәгазебезне гыйбрәтле хәдис белән тәмамлыйбыз. Шулай бервакыт бер бәдәви (бедуин) сөекле Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.): «Мин иң гадел кеше булырга телим, моның өчен миңа нишләргә?»- дип cораган. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңа болай дип җавап биргән: «Yзеңә теләгәнне башка кешеләргә дә телә, шул вакытта иң гадел кеше булырсың» (Сөнән Әхмәд).

Аллаhы Тәгалә барыбызга да җир йөзендә чын, иманлы кешеләр булып яшәргә насыйп итсен. Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.