Гаиләне аерылышудан ничек саклап калырга?

Җомга вәгазе

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебездә гаиләне саклап калу серләре белән бүлешербез.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Ирләр (гаилә эчендә әмер бирү һәм тыюлар мәсьәләсендә) хатыннардан өстен торалар” (“Ән-Ниса” сүрәсе, 34 нче аять). Әлеге аятьтә Раббыбыз гаиләне аерылышудан саклап калуда ирләрнең төп рольне үтәве турында белдерә. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә болай диелгән: “Сезнең һәркайсыгыз көтүче һәм сезнең һәркайсыгыз үз мәхәлләсе өчен җаваплы. Патша да көтүче һәм үз мәхәлләсе (үз дәүләте) өчен җавап тота. Ир үз гаиләсенең көтүчесе, хатын иренең өе һәм аның балалары өчен көтүче һәм алар өчен җаваплы” (Сәхих Бохари).

Ә хатыннарның роле икенче урында, шуңа күрә гаиләне аерылышудан саклап калу өчен, беренче чиратта, ирләр җаваплы. Ни өчен, дип әйтерсез. Чөнки без – ирләр һәм Аллаһы Тәгалә безгә җаваплылык йөкләгән. Әмма бу ирләрнең хатыннардан өстенрәк булуын аңлатмый, чөнки хатыннар шулай ук зур роль үти. Теләсә кайсы дәүләт – җәмгыятьтән, җәмгыять гаиләдән барлыкка килә. Ә гаилә учагын саклау бурычы хатыннарга йөкләнгән. Хатыннарның өстәмә рәвештә  тагын әле өч миссиясе бар: баланы карынында йөртү, дөньяга китерү һәм күкрәк сөте имезеп үстерү.

Ә хәзер гаиләне таркалуга илтүче гамәлләр һәм сәбәпләргә тукталып үтик. Гаиләдә билгеләнгән рольләрне үтәмәү яки ир белән хатынның урыннарын алмашынуы - аерылышуга барып җитүнең төп сәбәпләреннән берсе. Бүген нинди гаиләләр саклануын һәм таркалуын төгәл аңлау өчен ир белән хатын мөнәсәбәтләренең типларын ачыклыйк.

Беренче тип – ата яки ана+бала.

Ата яки ана үз дигәнендә тора, таләп итә, бала ризалаша яки игътибар итми, яисә каршы тора. Бу очракта сабый бернинди җаваплылык та тоймый, чөнки бары тик үз мәнфәгатьләрен генә алга сөрә, үзенекен итәргә тырыша.

Бу гаиләдә тәнкыйтьләүче ата яки ана баланы үз опекасына алып, үзен өстен куя, аны тәнкыйтьли. Әгәр ул ир кеше булса, хатынын хөрмәт итми, аның дөньяга карашын һәм гамәлләрен тиешенчә бәяләми. Әгәр ул хатын булса, шулай ук үзен иреннән өстен куя, ә ире бернинди җаваплылык та тоймыйча, бернәрсә турында да кайгырмыйча, борчылмыйча, бөтен мәшәкатьләрне дә тормыш иптәше җилкәсенә салып, бала ролен үти. Андый ата яки ана беркайчан да партнерының мөстәкыйльлеген бәяләми, чөнки ул үзен контрольдә тотучы итеп саный. Мондый кешеләр партнеры һәм башка гаилә әгъзалары үз-үзләрен тәэмин итә башлар һәм аның ярдәменнән баш тартыр, дип уйлыйлар, шуңа күрә аларга ирек, сайлап алу мөмкинлеге бирүдән бик тә курка. Шундый никахлар озын гомерле була, чөнки бу гаиләләрдә ачкыч йозагына туры килә. Аларның еллар буе барган бер-берсенә дәгъвалары, низаглары бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләренә охшаган.

Икенче тип – ата яки ана+ата яки ана.

Мондый союзда кешеләргә бер-берсен аңлау юлын табуы җиңел түгел. Бу гаиләдә берсе икенчесен контрольдә тотуны өстен күрә һәм һәркайсы ничек булырга тиеш икәнен белә. Бу үзләрен генә хаклы итеп санаучы үзсүзле, беркайчан да юл куймаучы кешеләр. Алар гомер буе ызгышып, талашып яшиләр. Нәтиҗә буларак, андый никахлар иртәме-соңмы таркала.

Өченче тип – бала+бала.

Мондый гаиләдә ир белән хатын, тормышны алып бару һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен җаваплылыкны кем дә булса үз өстенә алыр, дип бер-берсенә ышанып яшиләр. Аларның һәркайсы күрсәтмә биргәнне көтә. Беркүпме вакыт мондый гаиләләрдәге мөнәсәбәтләрне ир белән хатынның ата-анасы җайга салып килә. Кагыйдә буларак, андый гаиләләр таркала.

Дүртенче тип – олы кеше+бала.

Олы кеше бала белән ихтирамлы һәм дусларча мөнәсәбәтләр кора, әмма соңгысы үзенең йөкләмәләрен, вәгъдәсен үтәми. Соңрак, вакыт узу белән, олы кешенең гаилә мөнәсәбәтләрен саклап калырга, ныгытырга теләмәүче бала белән мөгамәләсе катлаулана. Мондый гаилә билгеле сәбәпләр аркасында таркала.

Бишенче тип – олы кеше+ата яки ана.

Моңа кадәргесе кебек үк, әлеге гаилә дә мезальянс булып санала. Чөнки, ата яки ананың басым ясавына карамастан, олы кеше барыбер җаваплылыкны 50гә 50 принцибы буенча бүлүен дәвам итә һәм үзара килешүне ахыргача үти, ә ата яки ана, төрле сылтаулар табып, вәгъдәсен үтәүдән баш тарта. Олы кеше сайлый, ә ата яки ана аны юкка чыгара, бәясен төшерә. Нәкъ менә шул сәбәпле гаиләләр таркала да инде.

Алтынчы тип – олы кеше+олы кеше

Ир белән хатынның идеаль аралашуы. Нәтиҗә буларак, килешенгән нәрсәләр барысы да үтәлә, берәр төрле форс-мажор килеп чыкса, яңадан уртак фикергә киләләр, болар барысы да гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта. Моңа җаваплылык хисе тоючы, гармонияле, бердәм, рухи яктан бай һәм шәхес буларак өлгергән кешеләр генә ирешә ала. Алар бергәләп дөньяга сокланалар, бер-берсен баетып яшиләр. Кагыйдә буларак, мондый гаиләләр озын гомерле була. Әгәр андый кешеләр ниндидер сәбәпләр аркасында аерылышсалар да, мөлкәт, балалар бүлешеп, беркайчан да бер-берсен түбәнсетмиләр.

Галимнәр раславынча, күпчелек очракта ата яки ана+бала һәм олы кеше+олы кеше тибындагы гаиләләр саклана.

Югарыда әйтелгәннәрне анализлап, үз гаиләгезнең нинди мөнәсәбәтләр тибына керүен ачыклагыз.

Вәгазебезне Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисе белән тәмамлыйбыз: “Аллаһы тарафыннан рөхсәт ителгән нәрсәләрдән иң начары аерылышу” (Хәким).

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.