Калда авылында 35 нче Сабантуй

Барыш районының Калда авылы – өлкәбездә иртәгәсе көне өметле булган татар авылларының берсе. Биредә булдыклы, тырыш халык яши. Алар бөтен күңелләрен биреп эшлиләр дә, рәхәтләнеп ял итә дә беләләр.

Калда татарлары халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм традицияләрен кадерләп саклый һәм яшь буынга тапшырып калдырырга тырыша. Төрле буын вәкилләре зарыгып көтеп алган Сабантуй бәйрәмен ел саен зурлап уздыралар. Быел инде 35 нче тапкыр оештырылган хезмәт һәм җыр тантанасы авыл халкын кабат яшел хәтфә үләнле стадионга җыйды.

Бәйрәм кунакларын Барыш район хакимияте башлыгы Алексей Терентьев сәламләде. Ул язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга һәм милли мәдәниятне саклап калуга, халыклар арасында дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертүче мәгариф, мәдәният хезмәткәрләренә, актив яшьләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Зөя Башы авыл җирлеге администрациясе башлыгы Шамил Булатов Калда халкының территорияне төзекләндерү эшләрендә активлык күрсәтүе, авылда үрнәк гаиләләрнең күп булуы турында сокланып сөйләде. Ә авыл администраторы Вәгыйзь Суслин өлкә һәм район татар автономияләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Бүген бәйрәм итәргә, күңел ачарга хакыбыз бар – быел чәчүлек мәйданнары тулысынча диярлек чәчелде, бәрәңге белән яшелчәләрне барыбыз да утырттык, хәзер уңышны җыеп аласы гына калды, диде ул. Калда мәчете имам-хатыйбы Рәфик хәзрәт Кавеев Коръән аятьләре укып, милли бәйрәмгә үзенең хәер-фатихасын бирде. Безгә телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезнең рухи кыйммәтләрен саклау бурычы йөкләнгән, шуны исебездә тотыйк, җәмәгать, дип дин әһеле милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итте. Шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе һәм Авыл территорияләре үсеше агентлыгы вәкилләре дә тәбрикләү сүзләрен юлладылар.

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң Сабантуй кунакларын төрле конкурслар һәм бәйгеләр, милли уеннар, бай эчтәлекле күргәзмәләр һәм, әлбәттә инде, үзешчән сәнгать осталары концерты көтә иде. Авылның танылган кул остасы Шәвкәт Кадышевның агачтан ясалган эшләнмәләре һәркемдә чиксез соклану тудырды.

И.ХАСИБОВ.