Күркәм әхлак

Җомга вәгазе

Олуг вә мөбарәк Корбан бәйрәме алдыннан мөселманның әхлагы темасына тукталып үтәсебез килә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Хакыйкатьтә, Аллаһы бөтен нәрсәне дә күркәм рәвештә кылганны ярата, ...корбан чалганда, моны күркәм рәвештә башкарыгыз...” (Мөслим). Мөселманның барлык эш-гамәлләре дә хәләл һәм хәрәмгә бүленә. Хәләлгә килгәндә, безнең һәркайсыбыз эшләребезнең риясыз һәм дөрес булуы турында кайгырырга тиеш. Кешенең әхлак һәм әдәбе эш-гамәлләрдән барлыкка килә.

Ислам дине галиме ибне Рәдҗәб үзенең китабында болай дип яза: “Кешенең әхлагы дүрт хәдистә чагылыш таба:

* “Кем Аллаһыга һәм Кыямәт көненә инана, шул яхшыны гына сөйләсен яки дәшмәсен”.

* “Үзегезгә теләгәнне кардәшегезгә дә теләмичә, берегез дә иманлы булмас”.

* “Кешенең Исламны дөрес тотуының билгесе – аның үзенә кагылмаган нәрсәдән баш тартуы”.

* “Ачуланма!”

Беренче хәдис безне дөрес итеп сөйләргә өйрәтә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Аллаһының колы, сүзләренең җитдилеген аңлап бетермичә, шундый нәрсә әйтергә мөмкин, әлеге сүзләр аның көнчыгыш белән көнбатыш арасындагы ераклыктан да тирәнрәк тәмугка эләгүе өчен сәбәпче булачак” (Бохари).

Сүзләр һәм сөйләшү ике категориягә бүленә:

  1. Явызлык һәм начар ният булмаган күркәм сөйләшү. Андый сөйләшүнең бернинди гөнаһы да юк.
  2. Начар сөйләшү. Әгәр уйлап карасаң, аңарда явызлык булуын һәм бернинди яхшылык булмавын аңларсың. Андый сүзләрне әйтергә, яңгыратырга ярамый. Монда гайбәт, көнләшү сүзләре, сүгенү сүзләре һәм бәхәсләшү керә.

Икенче хәдис безне кардәшләребезне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Үзеңә теләгәнне башкаларга да теләү – Исламның мөһим бер өлеше. Монда бик күп уңай сыйфатлар керә. Кешеләр сиңа нинди мөнәсәбәттә булуын телисең, син аларга карата шундый мөнәсәбәттә бул, әлеге хәдиснең мәгънәсе әнә шуннан гыйбарәт. Барыбыз да безгә яхшылык эшләгәнне яратабыз, әмма үзебез яхшылык эшләргә, башкаларга ярдәм кулы сузарга, кешеләргә файдалы булырга ашыкмыйбыз. Башкаларны төзәтәбез, ә үзебезгә карата әйтелгән тәнкыйть яки кисәтүне кабул итмибез. Мөселманның күңеле, йөрәге, калебе үзенә теләгән яхшылыкны башкаларга да теләргә тиеш, күркәм әхлакның нигезе менә шул була инде. Әгәр кеше гыйлем алырга тели һәм күршесенең укып йөрүен күрә икән, аңа көнләшмәсен, бары тик аның өчен шатлансын. Әгәр кеше бала тудырып үстерергә тели һәм кардәшенең сабые тууы турында ишетә икән, аның өчен сөенсен. Әгәр кеше ниндидер мөлкәткә ия булырга тели һәм аның кардәшендә булуын күрә икән, аңа көнләшмәсен, аның өчен чын ихластан шатлансын. Ул Аллаһының колларына күрсәткән мәрхәмәт һәм шәфкатенә дошман булырга тиеш түгел. Ул үзенә теләгән яхшылыкны башкаларга да теләсен. Әгәр аның калебендә менә шундый күркәм әхлакый сыйфат барлыкка килсә, ул динебез нигезләренең берсенә ия булачак.

Өченче хәдис “үзеңә кагылмаган нәрсәдән баш тартырга” өйрәтә.

Үзенә кагылмаган һәм кирәк булмаган нәрсә белән мәшгуль кеше, һичшиксез, әдәп-әхлагына зыян китерәчәк. Бу аның кирәкмәгән җиргә караш ташлавында, кирәкмәгән нәрсәне ишетергә теләвендә, үзенә кагылмаган нәрсә белән шөгыльләнүендә чагыла. Болар барысы да күркәм әхлак-әдәпкә каршы килә. Без бала-оныкларыбыз, аларның укуы, тәрбияле булуы өчен кайгырабыз, борчылабыз, укытучыларына киңәшләр бирәбез. Шул ук вакытта өйдә үз-үзебезне ничек тотуыбызга игътибар итәбезме, якыннарыбызга яхшы яктан үрнәк күрсәтәбезме соң? Бу мәсьәләдә бер чиктән икенче чиккә ташланырга, ягъни битарафлык күрсәтергә, читтә калырга ярамый. Якыннарыбыз авырлык, ниндидер сынаулар кичергәндә, бу миңа кагылмый, дип уйлау дөрес булмас. Монда хәдистән чыгып эш итәргә, ягъни ярдәм кулы сузарга, булышырга кирәк. Ә инде битараф булу, катнашмау – анысы Иблис эше. Андый сыйфат күркәм әхлакны гына түгел, иманны да югалтуга китерә.

Дүртенче хәдис “Ачуланмаска!” өйрәтә.

Күркәм әхлакның дүртенче нигезе – аеруча да ачуланган вакытта үз-үзеңне генә яратудан ераклашу. Хәдис ачуланмаска куша бит. Кеше аеруча да ачулы чакта күңеле белдергән эмоцияләргә буйсынып, кирәкмәгән сүзләрне әйтеп ташламаска тиеш. Ачуы чыккан кеше сүзләрен үлчәп сөйли алмый һәм аларны чикләми, чөнки үз-үзен контрольдә тотмый. Ачулы чактагы эш-гамәлләр үлчәнелми һәм берничек тә чикләнми. Ачулы кеше күркәм әхлактан һәм тәртиптән ерак булган сүзләрне әйтә һәм начар гамәлләр кыла. Ислам дине галиме әйтүенчә, ачу акылсызлыктан башланып, үкенү белән тәмамлана.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Дин – ул ихласлылык (насыха) күрсәтү”. Сәхабәләре аңардан: “Кемгә карата?”- дип сораганнар. “Аллаһыга, Аның Китабына, Аның Рәсүленә, мөселманнарның хәлифләренә һәм гомумән мөселманнарга карата”,- дип белдергән Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) (Мөслим).

Ихласлылык һәм күркәм әхлак – Ислам динендә синонимнар, ягъни берүк мәгънәдәге сүзләр.

Аллаһы Раббыбыз җир йөзендәге барлык кешеләргә дә күркәм әхлак, тулы, камил иман насыйп итсен, укыган намазларыбыз һәм чалган корбаннарыбызны кабул кылсын. Аллаһы Тәгалә бала-оныкларыбызга иман, ихласлылык һәм ике дөньяда да тынычлык насыйп әйләсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.