Чардаклы татарлары Сабантуйга җыелды

Чардаклы бистәсе ипподромында хәзер инде традициягә кергән Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Район хакимияте, җирле татар автономиясе һәм эшмәкәрләр тырышлыгы белән оештырылган хезмәт һәм җыр тантанасы төрле буын вәкилләрен киң мәйданга җыйды.

Район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров халыкны татар телендә сәламләп, тырыш хезмәтләре белән төбәкнең социаль-экономик үсешенә зур өлеш кертүче милләттәшләребезгә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Безнең Чардаклы районы халкы ата-бабаларыбызның рухи мирасын, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый. Әлеге бәйрәм Туган илен, туган җирен яратучы төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә”,- диде район җитәкчесе.

Юрий Нестеров язгы кыр эшләрендә югары производство күрсәткечләренә ирешкән, татарча көрәш буенча Россия чемпионатында җиңү яулаган, район ифтарын оештыруда катнашкан, Сабан туен үткәрүдә активлык күрсәткән милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ә җирле татар автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов милли бәйрәмнең спонсорларына, мәдәният хезмәткәрләренә һәм үзешчән сәнгать коллективларына рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты.

“Без власть органнары белән уртак тел табып эшлибез. Район администрациясе, мәгариф, мәдәният, спорт бүлекләре һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр. Эшмәкәрләр ярдәменә таянып, район ифтарын зурлап уздырдык. Бүген инде менә барыбыз да Сабантуй бәйрәменә җыелдык”,- диде Җәүдәт Мубинов.

Өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Рифгат Ахмедуллов Сабан туеның бөтен планета буйлап атлавы турында сөйләде. Апрель аенда ул Америкада башлана, май аенда – Европада, июньдә – Россиядә, декабрьдә Австралиядә гөрләп үтә, быел Ульяновск өлкәсе дүртенче тапкыр инде федераль Сабан туен каршылый, диде Рифгат Фазулла улы.

Шәрәфле кунак – Засвияжье район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Ринат Садыйков милләттәшләребезне дәртле җыры аша сәламләде. Моңга сусаган халык аңа кушылып җырлады да, рәхәтләнеп, онытылып китеп биеде дә.

Тамашачыларның күпчелек өлеше татарча көрәш бәйгесен һәм ат чабышларын күзәтте. Чардаклы районы Сабан туеның мәйдан батыры исеменә Артур Хакимов лаек табылды. Ул көрәш белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә, өлкә һәм Бөтенроссия ярышларында һәрвакыт призлы урыннар ала.

Милләттәшләребез район татар сәхнәсе йолдызлары концертын рәхәтләнеп карады, төрле конкурслар һәм ярышларда катнашып призлар алды, шулай ук Бряндино, Богдашкино, Колмаер, Крестово Городище авыл җирлекләре милли утарларында урын алган ядкарьләр белән танышты. Ә сәүдә нокталары һәм аш-су осталары телеңне йотарлык тәмле камыр ризыклары, пылау һәм шашлык, казылык, бал, төрле сорттагы сырлар тәкъдим иттеләр.

Районыбыз җитәкчеләренә, татар автономиясенә, юмарт байларга зур рәхмәт, истә калырлык, сагынып сөйләрлек шундый матур бәйрәм оештырдылар, ди Чардаклы татарлары.